«Лотфулла Мусин» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта убрано ,  1 год назад
к
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1913 ел]]ның [[7 ноябрь|7 ноябрендә]] [[Вятка губернасы]] [[Алабуга өязе]] (''хәзерге'' [[ТР]] [[Әгерҗе районы]]) [[Сокман]] авылында туган. Җидееллык мәктәпне, [[Арча педагогика көллияте|Арчадагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларны]] тәмамлагач, [[Әгерҗе районы]] [[Тирсә]] мәктәбендә [[укытучы]], [[Чишмә (Тирсә авылы җирлеге)|Чишмә]] башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. [[1934 ел]]да [[Арча педагогика көллияте|Арча агропедагогия техникумын]] тәмамлагач, [[Мөслим районы]] [[Ташлыяр (Мөслим районы)|Ташлыяр]] авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ике елдан (''[[1936 ел]]да'') 23 яшендә [[Мөслим (Мөслим районы)|Мөслим]] үрнәк урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. [[1937 ел|1937]]-[[1941 ел]]ларда [[Мөслим районы|район]] мәгариф бүлеге мөдире. [[1941 ел|1941]]-[[1942 ел]]ларда [[Метрәй (Мөслим районы)|Метрәй]] мәктәбе директоры. [[1942 ел]]ның [[сентябрь|сентябреннән]] [[Бөек Ватан сугышы]]нда. [[Сталинград сугышы]]нда катнаша, сапер була, понтон күперләр төзүче хәрби {{comment|бүлгедә|часть}} хезмәт итә. Каты яраланып, хәрби-кыр һоспиталендә дәвалана, сәламәтлеге буенча [[армияәрме|хәрби хезмәттән]] азат ителә. [[1943 ел]]да фронттан кайткач, янәдән [[Метрәй (Мөслим районы)|Метрәй]] мәктәбе директоры. [[1944 ел|1944]]-[[1948 ел]]ларда [[Мөслим районы]] финанс бүлеге мөдире. [[1949 ел]]да читтән торып [[Казан дәүләт педагогия институты]]н тәмамлый, [[Мөслим (Мөслим районы)|Мөслим]] урта мәктәбендә [[тарих]] һәм [[математика]] укыта. [[1955 ел]]дан [[Мөслим районы|район]] мәдәният бүлеге мөдире, [[1956 ел]]дан [[Мөслим районы|район]] советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. [[1958 ел]]да [[Мөслим районы]] үзәге [[Мөслим (Мөслим районы)|Мөслим]] авылы да кергән «Путиловец» [[күмәк хуҗалык|күмәк хуҗалыгына]] (''[[1959 ел]]дан [[Сергей Киров|С.М. Киров]] исемендәге күмәк хуҗалык'') рәис итеп билгеләнә. Ул эшли башлагач, [[күмәк хуҗалык]] зурая, техника яңартыла, механизаторлар сафы тулылана, аларны укыту–өйрәтү юлга салына. [[1966 ел]]да күмәк хуҗалык [[ТАССР|республика]] буенча алдынгылар рәтенә чыккач, Л.Н. Мусин [[Ленин ордены]] белән бүләкләнә. [[1969 ел]]да [[Мәскәү]]дә узган III Бөтенсоюз колхозчылар корылтаенда катнаша. Зур ихтирам күрсәтеп, аңа корылтайда катнашучы [[РСФСР]] делегациясе исеменнән [[Владимир Ленин|В.И. Ленин]] мавзолеена чәчәкләр тәкыясын куюны тапшыралар. Киров исемендәге күмәк хуҗалык [[1967 ел|1967]]-[[1969 ел]]ларда Мәскәүдә Халык хуҗылыгы казанышлары күргәзмәсендә ({{lang-ru|ВДНХ}}) катнашып, I дәрәҗәле диплом ала, [[1969 ел]]да миллионер күмәк хуҗалыкка әйләнә. ССРБ Югары шурасы президиумының [[1971 ел]]ның [[8 апрель|8 апреле]] указы белән Л.Н. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен [[Социалистик Хезмәт Каһарманы]] исеме бирелә.
 
[[1963 ел|1963]]-[[1965 ел]]ларда [[Мөслим районы]] бетерелеп, [[Сарман районы]]на кушылгач, районны кире булдыруда Л.Н.Мусинның куйган көче зур була.
1 215 225

правок