Әнәс Халидов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 28:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Ә.Б.Халидов_1.jpg|200px|thumb|right|Ә.Б. Халидов китабы. [[1985 ел|1985]]]]
[[1929 ел]]ның [[25 февраль|25 феврале]]ндә [[Татарстан АССР]] [[Буа кантоны]] (''хәзерге'' [[Татарстан]]ның [[Буа районы]]) [[Казма]] авылында туган. Дүрт сыйныфны туган авылында алган. [[1941 ел]]ның [[гыйнвар]]ында, әнисе һәм туганнарыннан аерылып, [[Казан дәүләт университеты|Казан университетының]] физика-математика факультеты астрономия бүлеген тәмамлап, юллама алган әтисе Бакый белән [[Ташкәнт]]кә китә. Ташкәнт татар мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый. [[Бөек Ватан сугышы|Сугыш]] башлангач, әтисе [[армияәрме|хәрби хезмәткә]] алына: [[Иран]]да тәрҗемәче булып, соңрак [[Төркестан]] хәрби округы штабында хезмәт итә. Өч елга Әнәс өйдә бер ялгызы яшәп кала, укырга үзен-үзе җыендырып йөртә. Сугыш беткәч, әтисе Бакый Халидов Ташкәнт университетының көнчыгыш телләр факультетына эшкә урнаша.
 
[[1946 ел]]да Әнәс [[Ленинград]]ка китә, Ленинград университеты көнчыгыш телләр факультетының [[гарәп теле]] бүлегенә укырга керә. Фәнни кызыксынулары өлкәсе — гарәп классик филологиясе, әдәбияты, мәдәнияте, гарәп кулъязмаларын барлау һәм өйрәнү. Университетны тәмамлагач (''1951''), Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институтына аспирантуга керә. «''Таһ Хөсәеннең нәфис прозасы''» темасына филология фәннәре {{comment|намзәтлегенә|кандидатлыгына}} (''[[1955 ел|1955]]''), «''Гарәп кулъязмалары һәм гарәп кулъязма традицияләре''» темасына филология фәннәре докторлыгына (''[[1985 ел|1985]]'')<ref>[http://www.orientalstudies.ru/rus/index.php?option=com_publications&Itemid=&pub=362 сайт ИВР РАН (СПБ)]</ref> диссертацияләр яклаган. [[1978 ел]]дан РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институты Санкт-Петербург филиалының Якын Көнчыгыш секторы җитәкчесе. [[1966 ел]]дан башлап, [[Гыйрак]], [[Ямән]], [[Пүлшә]], [[Мисыр]], [[Күвәйт]], [[Сүрия]], [[Төркия]], [[Алмания]], [[Маҗарстан]], [[Шотландия]], [[Франса|Франция]], [[Бөекбритания]]дә узган [[Көнчыгыш]]ны өйрәнүче галимнәр конференцияләрендә «Гарәп кулъязмалары тарихы», «Гарәпләрдә гыйлем тарихы», «Гарәп мәдәниятенең дөньяви әһәмияте», «Гарәпләр тәҗрибәсенә таянып төзелгән төрки телләр сүзлеге», «Кәгазьгә язылган истәлекләр», «Русиядә мөселман кулъязмалары һәм аларны өйрәнү тарихы» дигән темаларга [[инглиз теле]]ндә чыгышлар ясый. [[Болгар]] һәм [[болгар]]лар турында искә алынган [[Гарәп теле|гарәп]] чыганакларын эзләү буенча [[Казан дәүләт университеты]] белән ике елга контракт төзи. [[Коръән]]не татарчага фәнни тәрҗемә итә.