«Рәфкать Гомәров» битенең юрамалары арасында аерма

9 байт добавлено ,  1 год назад
к
→‎Казанда: clean up using AWB
к (→‎Казанда: clean up using AWB)
== Казанда ==
[[1956 ел]]да [[Казан музыка укуханәсе]]ндә укый башлый. Баяны булмау сәбәпле, укуханә директоры [[Ильяс Әүхәдиев]] Рәфкатьне Мөбарәк Батталовның гобой классына урнаштыра. Ләкин ул анда озак укымый. Матди ягы кысан булу сәбәпле, музыка укуханәсен ташлап, һөнәр укуханәсенә күчә, слесарь-җыючы белгечлеге алып чыга. Һөнәр укуханәсендә укыган елларда, «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең [[Максим Горький|М. Горький]] исемендәге клубына йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Баян буенча дәресләрне Виктор Яковлевтан ала. Тиздән баянда уйнавына һөнәри җырчылар да игътибар итә башлый. [[Зифа Басыйрова]] яшь баянчыны [[Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе]]нә алып килә. [[1958 ел]]дан филармониядә (''директоры'' М.Ф. Боголюбов) [[Әлфия Авзалова]] бригадасында эшли башлый. Яшьләр бригадасы (җырчылар Әлфия Авзалова, [[Илһам Шакиров]], сүз остасы Рафаэль Галиев, 16 яшьлек яшь баянчы Рәфкать Гомәров) [[Советлар Берлеге]] буйлап гастрольләрен башлый.<br/>
[[әрме|Армия]]дә хезмәт итеп, янәдән [[Татар дәүләт филармониясе|филармониягә]] эшкә кайта.<br/>
Абсолют ишетү сәләтенә ия булса да<ref>[http://poigarmonika.ru/forum/index.php/topic,244.585.html Гармунчылар форумында]</ref>, [[Казан музыка укуханәсе]]н (''Г.Д. Шароновның баян классы, [[1971 ел|1971]]''), [[Казан дәүләт мәдәният институты]]ның культурология факультетында хор дирижеры бүлеген (''[[1976 ел|1976]]'') тәмамлый.
* [[1959 ел|1959]]-[[1962 ел]]ларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясенең халык коллективлары бүлеге аккомпаниаторы.
1 214 421

правка