Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

4 байта убрано ,  11 месяцев назад
к
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1897 ел]]ның [[10 февраль|10]] ([[22 февраль|22]]) [[февраль|февралендә]] [[Вятка губернасы]] [[Яраң өязе]] (''хәзерге'' [[Киров өлкәсе]] [[Советск районы]]) Бутырки авылында крәстиян гаиләсендә гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Милләте — [[урыс]]. Әтисе Александр Григорий улы (''[[1869 ел|1869]]—[[1920 ел|1920]]'') [[Николай Стахеев|Стахеевлар]]ның шәхси пароходчылыгында матрос булып эшли, аннары [[Алабуга]]да реальный укуханәсендә хат ташучы булып урнаша һәм балаларын шунда бушлай укыту мөмкинлеге ала. Әнисе Мария Александр кызы Панфилова (''[[1867 ел|1867]]—[[1919 ел|1919]]''). Л. Говоров [[Яраң]]да 4 сыйныфлы һөнәри укуханәне бетергәч, [[Алабуга]]да реальный укуханәсен тәмамлый (''[[1916 ел|1916]]''). Иң яхшы укучы буларак, [[армияәрме|хәрби хезмәттән]] кичектерелү мөмкинлеге һәм [[Россия империясе]]ндәге теләсә кайсы уку йортына имтихансыз керү хокукы ала. Петроград политехника институтының урман техникасы факультетын сайлый. [[1916 ел]]ның [[декабрь|декабрендә]] патша армиясенә алынып, Константин артиллерия укуханәсен тизләтелгән чыгарылышта тәмамлый (''[[1917 ел|1917]]''). «''Подпоручик''» дәрәҗәсе бирелеп, [[Тум]] гарнизонының мортира батальонына кече әфисәр итеп җибәрәләр. [[1918 ел]]да Советларның декреты белән патша армиясе таркатылгач, [[армияәрме|хәрби хезмәттән]] баш тартып, [[Алабуга]]га кайта, потребкооперациягә эш башкаручы булып урнаша.
 
== Ватандашлар сугышында ==
1 211 106

правок