Алмас Имаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Алмас Имаев | рәсем = .jpg | рәсем_зурлыгы = 200px | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга т…»
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1947 ел]]ның [[28 март]]ында [[ТАССР]] [[Сарман районы]] [[Чукмарлы]] авылында алты балалы хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Зәйнетдин дә (''чыгышы белән [[Дүсем]] авылыннан''), әнисе Маһикамал да (''чыгышы белән [[Иске Минзәләбаш]]тан'') тальян гармунда уйныйлар. [[Ләшәү Тамак]] җидееллык мәктәбен, [[Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте|Лениногорск педагогия укуханәсен]] (''[[1964 ел|1964]]''), [[Казан дәүләт педагогия институты]]ның музыка факультетын (''[[1971 ел|1971]]'') тәмамлаган.
[[1961 ел|1961]]-[[1964 ел]]ларда [[Ленинтау|Лениногорск]] шәһәре мәдәният йортында баянчы, [[1964 ел|1964]]-[[1966 ел]]ларда [[Иске Минзәләбаш]] урта мәктәбендә җыр укытучысы булып эшли. КДПИ тәмамлагач, [[1971 ел|1971]]-[[1985 ел]]ларда [[Казан педагогия укуханәсе]]ндә баян классында укыта, [[1985 ел|1985]]—[[1993 ел]]ларда Казан шәһәренең 14нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры. [[1993 ел|1993]]-[[1995 ел]]ларда [[Казан]] шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары. [[1995 ел]]дан Казанның 17нче санлы балалар музыка мәктәбе (''[[2012 ел]]дан [[Салих Сәйдәшев]] исемендәге мәктәп'') директоры<ref>[http://www.kzn.ru/old/page4621.htm Детская музыкальная школа № 17 имени Салиха Сайдашева]</ref>. Казан шәһәренең музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорлары шурасы рәисе. Татар халык музыка уен кораллары (''баян, гармун, курай'') өчен пьесалар<ref>[http://search.rsl.ru/ru/record/01004114493 Пьесы для курая, гармони и баяна]</ref>, [[Мөдәррис Әгъләмов]], [[Флера Гыйззәтуллина]], [[Роберт Миңнуллин]], [[Фирая Зыятдинова]], [[Хәсән Туфан]], [[Илсөяр Иксанова]] сүзләренә язылган (''«Исәнме, мәктәп», «Кошлар кайткач», «Соңлама» һ.б.'') җырлар авторы.
 
== Гаиләсе ==