Казан Татар укытучылар мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 23:
 
== Башлангыч чоры ==
[[1876 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябрендә]] Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе — «Татарская учительская школа» ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр [[Өфә|Уфа]] һәм [[Акмәчет]]тә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында (хәзер [[Габдулла Тукай урамы (Казан)|Тукай урамы]]) урнаша.
 
Уку йортын булдыру — [[1871 ел]]да татар казна мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим [[Вилһелм Радлов]] башлангычы. Радлов мәктәп өчен программалар әзерли, дәреслекләр төзи, укытучыларны таба. Уку йортының төп максаты — «мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә урыс телен тарату өчен әзерләү».