Гүзәл Сөләйманова (1979): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1979 ел]]ның [[10 июнь|10 июнендә]] [[Өфә|Уфа]] [[шәһәр]]ендә туган. Башлангыч сыйныфларда 20нче башкорт гимназиясендә укый. Кече яшьтән «Ләйсән» балет студиясендә шөгыльләнә башлый. [[Өфә|Уфа]]да хореография укуханәсен (''[[1997 ел|1997]]''), [[Казан]]да [[Казан дәүләт мәдәният институты|мәдәният һәм сәнгать академиясен]] (''[[2003 ел|2003]]'') тәмамлый. [[1994 ел]]дан [[Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры]]нда эшли, [[1997 ел]]дан әйдәүче солист. [[Рудольф Нуриев|Р. Нуриев]] исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә күп мәртәбәләр катнаша. [[Каһирә]] [[шәһәр]]ендә ''Cairo opera house'' [[театр]]ында «Дон-Кихот» һәм «Щелкунчик» премьераларында (''[[2005 ел|2005]]''), [[ЮНЕСКО]] штаб-фатирында сәнгать осталары гала-концертында бии (''[[2008 ел|2008]]'').<ref>[http://wiki02.ru/encyclopedia/Suleymanova_Guzel_Nailevna/t/13467 Башкортстан (белешмәлек)]</ref>
 
== Иҗаты ==
[[Файл:Г.Сөләйманова 1.jpg|200px|thumb|right|[[Рудольф Нуриев|Р. Нуриев]] балет фестивалендә, [[Өфә|Уфа]].]]
==== Төп партияләре ====
''Лиза'' (П. Гертель. «Артык саклану»), ''Сильфида'' (Х. Левенсхольд. «Сильфида»), ''Жизель'' (А. Адан. «Жизель»), ''Анель'', ''Франциска'' (И. Штраус. «Зәңгәр Дунай»), ''Китри'' (Л. Минкус. «Дон-Кихот»), ''Никия'', ''Гамзатти'' (Л. Минкус. «Баядерка»), ''Вакх кызы'' (Ш. Һуно. «Вальпургия төне»), ''Одетта-Одиллия'' (П. Чайковский. «Аккош күле»), ''Аврора'' (П. Чайковский. «Йокыга талган гүзәл»), ''Мари'' (П. Чайковский. «Щелкунчик»), ''Мария'' (Б. Асафьев. «Бакчасарай фонтаны»), ''Джульетта'' (С. Прокофьев. «Ромео һәм Джульетта»), ''Көлбикә'' (С. Прокофьев. «Көлбикә»), ''Кармен'' (Бизе-Щедрин. «Кармен-сюита»), ''Гайшә'' (К. Караев. «Җиде гүзәл»), ''Зәйтүнгөл'', ''Кечкенә торналар'' (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев. «[[Чыңрау торна|Торна җыры]]» ), ''Гөлҗан'' (Л. Исмәгыйлева. «Хуҗа Насретдин»), ''Йолдыз'', ''Иркә'' (Л. Исмәгыйлева. «[[Аркайым]]») һ.б.<ref>[http://www.bashopera.ru/artists/19/2/ Уфа опера-балет театры сайтында]</ref>
 
==== Гастрольләре ====
[[Өфә|Уфа]] опера-балет театры составында [[АКШ]], [[Италия]], [[Һолландия]], [[Мисыр]], [[Португалия]], [[Таиланд]], [[Бразилия]]дә гастрольләрдә булды.
* [[Мисыр]], [[Греция]], [[Кытай]], [[АКШ]], [[Гватемала]], [[Испания]]дә шәхси ангажементы узды.