Әдия Ситдыйкова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Иҗаты: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 27:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1913 ел]]ның 12 декабренда [[Казан губернасы]] (хәзерге [[Әгерҗе районы]]) [[Мордыби]] [[авыл]]ында туган.
16 яшендә [[Урта Азия]]гә чыгып китә. [[Мәскәү өлкәсе]]ндә яши. [[1934 ел]]дан [[Өфә|Уфа]]да. [[1937 ел]]да [[РСФСР]] сәнгать фондының [[Өфә|Уфа]]дагы остаханәләренә [[тәрәзә]] юучы булып эшкә урнаша, шунда эшләүче рәссамнарның хезмәтләрен өйрәнеп, кулына пумала ала. Башта трафарет буенча күбәләкләр, чәчәкләр төшерә. [[1950 ел]]да [[Рәшит Нурмөхәммәтов]] сәнгать остаханәләре каршында сәнгать студиясе оештыра. Ә. Ситдыйкова әлеге студияне тәмамлый.<ref>[http://www.gorod-ufa.com/ufa/45197-Ona-ostavila-lyudyam-krasotu-okruzhayushego-mira-K-100-letiyu-so-dnya-rozhdeniya-hudozhnika-Adii-Sitdikovoiy.html Город Уфа сайтында]</ref>
 
== Иҗаты ==
[[Файл:Ә.Ситдыйкова 1.jpg|200px|thumb|right|«Зәңгәр мендәрләр», [[1971]].]]
[[Файл:Ә.Ситдыйкова 2.jpg|200px|thumb|right|«Чәкчәк. Уңышлы ел», [[1988]].]]
Беренче күргәзмәсенә әзерләнү өчен, ике еллык ялын алып, [[Мордыби|туган авылына]] кайтып китә һәм аның [[табигать|табигатен]], кешеләрен, өйләрен киндергә төшереп, [[Өфә|Уфа]]га алып килә. [[1957 ел]]ның [[көз]]ендә [[Өфә|Уфа]]да беренче шәхси күргәзмәсе ачыла.
* [[1958 ел]]гы [[БАССР|республика]] күргәзмәсендә «''Анютины глазки''», «''Васильки''», «''Алмалар''» картиналары белән катнаша.
* [[1960 ел]]да «''Социалистчыл Урал''» зона күргәзмәсендә «''Башкорт балы''» ([[1963]]) картинасы белән катнаша. Академик Б. Павловский хезмәткә югары бәя куя.
* [[1964 ел]]да [[Свердлау]]да зона күргәзмәсендә «''Башкорт өендә. Иртәнге аш''», «''Ял көне''» һ.б. рәсемнәре күрсәтелә. [[1964 ел]]да [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] рәссамнар берлегенә кабул ителә.<ref>[http://miras.ru/sitdikova-adiya/ Мирас галереясы сайтында]</ref>
* '''''Натюрморт''''' жанрында эшләүгә өстенлек бирә. [[Өфә|Уфа]]дагы Нестеров исемендәге сәнгать музее рәссамның «''Зәңгәр мендәрләр''» ([[1971]]) картинасын үзенә ала.
* Ә. Ситдыйкова [[бәйрәм]]нәр, [[гаилә]] тантаналарын ясарга ярата. «''Сабантуй көнне''» ([[1969]]), «''Бәйрәм өстәле''» ([[1974]]), «''Өйдә-кунаклар''» ([[1980]]) һ.б. картиналары шундыйлардан. Көндәлек темага ясаган рәсемнәренә дә бәйрәм төсе бирергә тырыша.
* [[1971 ел]]дан «''Ерактагы башкорт авылы''» темасына картиналар шәлкеме яза. «''Эш көне''», «''Йокы''», «''Курай''» өлешләреннән торган беренче триптихын иҗат итә.
Юл номеры - 42:
* [[1959 ел]]дан картиналары белән [[Русия]] сынлы сәнгате күргәзмәләре эчендә 30 чит илдә, [[БАССР|республика]] һәм зона күргәзмәләрендә, декадаларда катнаша.
* Соңгы елларында, күзләре сукыраю сәбәпле, иҗат итә алмый.
* Иҗат эшләре [[Мәскәү]]дә [[Третьяков галереясе]]ндә, [[Өфә|Уфа]]да Нестеров музеенда, [[Казан]]да [[ТР дәүләт сынлы сәнгать музее]]нда, БДБ илләре [[музей]]ларында саклана.<ref>[http://pomnipro.ru/memorypage64854/biography Помни про сайтында]</ref>
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==