«Бәшир Рәмиев» битенең юрамалары арасында аерма

7 байт добавлено ,  2 ел элек
к
к
к (→‎Карьерасы: clean up using AWB)
 
== Карьерасы ==
Бәшир кече яшьтән ук техниканы яратуы һәм уйлап табу сәләтләрен күрсәтә. 17 яшьтән ССРБ уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынгач, аңа [[Мәскәү энергетика институты|Мәскәүнең энергетика институты]]ның икенче курсыннан укып йөргән җиреннән ташлап китәргә туры килә. Ул [[Өфә|Уфа]]га кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. [[1940 ел]]ны [[Мәскәү]]дә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.
 
Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасын һәм Генштабны хезмәтләндерә. [[Днепр]] елгасын кичкәндә элемтә урнаштырган махсус төркемдә катнаша. [[1944 ел]]ны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108  номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт [[радиолокация]] җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.
1 234 896

правок