Рудольф Нуриев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 29:
Ул [[1938 ел]]ның [[17 март]]ында [[Өркет]] тирәсендә юлда [[пуез]]да туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән [[Ерак Көнчыгыш]]ка — Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф [[пуез]] Өркеткә якынлашканда дөньяга аваз сала.
 
[[1939 ел]]ның июлендә гаилә [[Мәскәү]]гә күченә, соңрак сугыш вакытында [[Өфә|Уфа]]га эвакуацияләнә. Кечкенә Рудольф бию буенча беренче дәресләрен нәкъ менә Уфада ала.
 
Рудольф халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. [[1949 ел]]да Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар Йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. [[1953 ел]]да ул [[Уфа опера театры]] каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә. [[1955 ел]]ның [[25 август]]ында Нуриев Вагановское училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Пушкин сыйныфында 3 ел укый. [[1958 ел]]ның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров театрының солисты булып китә. Театр сәхнәсендә Нуриев Фрондосо («Лауренсия»), Армен («Гаянэ»), Альберт («Жизель»), Солор («Баядерка») рольләрен башкара.
Юл номеры - 45:
== Истәлек ==
* [[Казан]]да [[Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры]]нда ел саен Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза.
* [[Өфә|Уфа]]да [[Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры]]нда ел саен Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивале уза <ref>[http://glavarb.ru/bash/press_serv/novosti/67954.html Башкортстан Республикасы Башлыгы сайты]</ref>.
 
== Сылтамалар ==