Рифкать Исрафилов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны [[Олы Ака]] урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта [[Чиләбе өлкәсе]]нең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны [[комсомол]] райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пиянир лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.
 
[[Стәрлетамак]] мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң [[Өфә|Уфа]]да [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесында]] дәвам итә.
== Иҗат ==
[[1965 ел]] – [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесының]] режиссерлык бүлеген тәмамлый. [[Гафури театры|Башкорт дәүләт академия театрының]] труппасына алына. [[1968 ел]]да А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.