«Туфан Миңнуллин» битенең юрамалары арасында аерма

7 байт добавлено ,  2 ел элек
к
к (→‎top: clean up)
Туфан Туфан Миңнуллинның тирән фикерле әсәрләре [[Башкортстан|республика]] театрлары тарафыннан һәрдаим сәхнәләштерелә. [[Башкорт дәүләт академия драма театры|Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры]] соңгы эше итеп аның “Мулла” әсәрен сәхнәгә куйды һәм ул зур уңыш белән бара. Шулай ук [[Башкорт милли яшьләр театры]], [[Нур театры|Уфа “Нур” татар дәүләт театры]], [[Туймазы татар театры]] һәм башка театрлар сәхнәләрендә Туфан аганың үлемсез яңа әсәрләре дөнья күрә.
 
Туфан Миңнуллинны [[Башкортстан]]да гел күтәреп алдылар дип әйтеп булмый. Татар милләте язмышы өчен борчылган һәм аны яклау өчен кыю сүзләр әйткән әдип һәм дәүләт эшлеклесе [[Башкортстан татарлары]]ның кискен проблемаларына да күз йомып кала алмаган. [[Өфә|Уфа]] татарлары хокукларын яклап ясаган чыгышлары өчен, Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан “теләнмәгән шәхес” – персона нон-грата дип игълан ителә. Шул хәлдән соң хәтта Уфа “Нур” татар театрында әзерләнеп беткән спектакле премьерасын да тыйдылар. Әлеге тыю берничә ел дәвам итә. Ләкин барыбер аек акыл өстен чыгып, талант иясенә Уфага килергә һәм әсәрләрен сәхнәләштерүгә юл ачыла.<ref>[http://qazan-radiosi.com/node/682 Туфан Миңнуллин вафатын Уфада да авыр кичерәләр]</ref>
 
=== Ырынбурда иҗаты ===
1 234 896

правок