Ариэль Шарон: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 26:
[[1928 ел]]да чыгышлары белән [[Беларусия]]дән булган яһүд гаиләсендә туган Шарон хәрби карьера ясый. [[2001 ел]]да ул сайлауда [[Әһүд Барак]]ны җиңеп премьер-министр була. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да була. Саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшереп [[Ливан]] сугышында үз тактикасын алып бара. Исраил өчен ул сугыш уңышлы тәмамлана.
Фәләстиннәр өчен Шарон «ит кисүче» булып танылды. Бу исемне ул Ливандагы Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында [[1982 ел]]да күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды. [[2002 ел]]да күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнары [[Билгия|Бельгия]]дә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.
[[2000 ел]]ның сентябрендә Шаронның [[Иерусалим]]да яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.
|