Һарун Таҗиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
Һарун Сабир улы Таҗиев (Дашкин) [[1914 ел]]ның [[11 май|11 маенда]] [[Пүлшә|Польша]]да (ул вакытта Польшаның бер өлеше [[Русия империясе]] составында була) туа. Һарун Таҗиев 1921 елда әнисе белән [[Билгия|Бельгия]]гә күчеп китә.
 
Һарун Таҗиев хезмәт юлын инженер-агроном буларак башлый, аннан геолог һәм тауларны өйрәнүче инженер булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, кыр тикшеренүләренең өлгесен вулканологиягә күчереп, әлеге фәндә чын яңарыш ясый. Һарун Таҗиев, кайнап торган вулкан авызында эзләнүләр алып бару – ачышка омтылган һәр вулканологның ту­рыдан-туры вазифасы, дип исәпләгән. Чөнки аңа кадәр вулканнарны билгеле бер ераклыкта гына өйрәнгәннәр.
Юл номеры - 36:
Галимнең актив вулканнар куенында алып барган мавыктыргыч аңлатмалары тәэсирендә укучы һәм тамашачыларда җирнең ошбу бөек серле халәтендә катнашу хисе барлыкка килә. Таҗиевнең вулканнар эшчәнлеге – җирнең кыяфәтен үзгәртә торган геологик күренеш, вулкан газларының океаннар барлыкка килүдәге гадәттән тыш әһәмияте, аларның атмосферадагы, җирдәге һәм су астындагы яшәешкә тәэсире һәм эволюциясе турындагы ышанычлы фәнни мәгълүматлары бүгенге вулканологиянең нигезен тәшкил итә.
 
Таҗиевның һәрвакыт үз гражданлык позициясе була. Башта ул – [[Билгия|Бельгия]]дә [[Һитлер]] басып алуларына каршы хәрәкәттә яшерен эш алып баручы, шартлатучы. Соңыннан – [[Франсуа Миттеран]] хөкүмәтендә табигать һәлакәтләрен кисәтү буенча җаваплы дәүләт сәркатибе. Өстәвенә, ул әле яхшы [[спортчы]] да, [[альпинист]], [[спелеолог]], [[регби]] һәм [[футбол]] остасы буларак та билгеле.
 
Һарун Таҗиевның улы [[Фредерик Лавашри]] китабында әтисенең 1936 елда [[Берлин]]да узачак җәйге Олимпия уеннарында Бельгия университеты исеменнән катнашырга чакырылганлыгы турында яза. Ләкин ул үзенең һәм, шул исәптән, коммунистик фикерле әнисенең сәяси карашлары аркасында, бу чакырудан баш тарта. Ничек инде Һитлер иленә барасың?! Фредерик Лавашри фикеренчә, аның әтисе вулкан бомбалары яңгыры һәм вулкан газлары атмосферасында, яшәү белән үлем чигендә бик зур ачышлар ясаган. Бүгенге көндә [[ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы]] исемлегенә кергән, һәрдаим янып торган [[Этна вулканы]] – аның лабораторияләренең берсе булган. Фредерик Лавашри әтисенең фәнни мирасы әле өйрәнелеп бетмәгән һәм тагын бер кат дөньяви танылуга лаек, дип исәпли.