Бенито Хуарес: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 60:
[[1861 ел]]да либераллар гаскәре башкаланы ала, сугыш туктала, консерваторлар өчен амнистия игълан ителә. [[1861 ел]]ның [[март]]ында Хуарес легитим рәвештә ил президенты итеп сайлана.
[[Ватандашлар сугышы]] вакытында фетнәчеләр хөкүмәте [[Эсвичрә|Швейцария]] банкыннан алган бурычны Хуарес хөкүмәте кире кайтарудан баш тарткач, [[Бөекбритания]], [[Испания]] һәм [[Франса|Франция]] гаскәре илгә һөҗүм итә һәм Веракрусны ала. Гаскәриләре [[сары бизгәк]]тән интеккән Испания белән Бөекбритания [[1862 ел]]да илдән гаскәрен чыгара. [[Франса|Франция]] берүзе һөҗүмне дәвам итә, барлык зур шәһәрләрне ала. [[Наполеон III]] фәрманы белән Максимилиан I Габсбург [[Мексика]] императоры итеп игълан ителә.
 
[[АКШ]] басымы астында [[Франса|Франция]] гаскәрен илдән чыгарырга мәҗбүр була. [[1867 ел]]да Хуарес башкалага кайта, монархияне юкка чыгара, президент итеп сайлана. [[1871 ел]]да конгресс тарафыннан янәдән президент итеп сайлана. Тыныч вакытта илнең сәнәгатен үстерүгә, сәүдәне җәелдерүгә күп көч куя, [[тимер юл]]лар төзетә, мәҗбүри бушлай башлангыч белем кертә.
 
[[1872 ел]]ның [[18 июль|18 июлендә]] [[йөрәк өянәге]]ннән вафат була.