Сәләхетдин Әюби: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
 
Юл номеры - 31:
Нуретдин Зәнги исемле [[сәргаскәр]] чирүендә сугышчан вазифа ала. Башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп үтәүне үзенә гадәт итеп алган Сәлахетдин кыска вакыт эчендә югары мәртәбәләргә ия була һәм мәлик титулын ала. Озак та үтми, үз биләмәләренең бәйсезлеген игълан итә, дәүләт чикләрен киңәйтү эшенә керешә. Шулай итеп, тарих хачлылар ([[тәре йөртүчеләр]]) гаскәрләренә каршы тау шикелле нык тора алырлык каһарманын әзерли. Сәлахетдин [[хачлы чирүләре]] белән беренче тапкыр [[1160]] еллар ахырында очраша. Шуннан соң вафатына кадәр язмыш аны гел хачлыларга каршы сугыш мәйданына чыгара тора. Ул, котырган диңгезнең дулкыннары шикелле, Көнбатыштан бертуктаусыз диярлек ябырылып килгән христиан гаскәреннән изге шәһәр [[Кодүс]]не (Иерусалимны) һәм үз дәүләтен саклау вә яклауны [[Аллаһ]] тарафыннан бирелгән бер вазифа төсле кабул итә һәм аны бөтен булган ихласлыгы белән үти.
 
Бихисап хачлы һөҗүмнәрен кире какканда, хачлыларны тәмам тармар иткән сугышларда солтан Сәлахетдиннең акылы, белеме, алдан күрә белүе, зирәк гаскәр башлыгы булуы кат-кат исбатлана. [[Алмания]], [[Франса|Франция]], [[Англия]] һәм башка христиан дәүләтләре күпме генә тапкыр [[Кодүс]]не мөселманнар кулыннан тартып алабыз дип килсәләр дә, алларына җиңелмәс гаскәр башлыгы Сәлахетдин чыга. Нәтиҗәдә хачлы рыцарьларның җиңелеп табан ялтыратулары гадәти хәлгә әйләнә.
 
Сәлахетдин 57 ел гомеренең 25 елын мөкатдәс сугышка багышлый. Шунысы игътибарга лаек: ул бервакытта да сугышны үзе башламый, ә бәлки хачлыларның һөҗүмнәрен кире кайтару өчен сугышырга мәҗбүр була.