Модернизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
YiFeiBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
 
Юл номеры - 3:
Модернизм, асылда, ул — [[антиреализм]], [[эстетлык]]. Бу юнәлешкә мистика, иррационализм, абсурдлык, алогизм хас. Шуның өстенә, ул, кагыйдә буларак, пессимизм белән сугарылган һ. б.
 
Модернизмның тууын 1870 еллар француз шагыйрьләре П. Верлен, А. Рембо иҗаты, Ш. Бодлерның «Явызлык чәчәкләре» ([[1857]]) исемле шигырьләр китабы белән бәйлиләр. Гомумән, ул [[Франса|Франция]]дә барлыкка килгән дип санала. Модернизмның эстетик концепциясе дөнья әдәбият белемендә 1910 елларга формалашып җитә.
 
Модернизм җәмгыятьтә тарихи һәм әхлакый кыйммәтләрнең җимерелүе сәбәпле, фәлсәфә һәм иҗат принципларын үзгәртү нәтиҗәсе буларак мәйданга чыга. Моның сәбәпләре, әлбәттә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда. Галимнәр фикеренчә, беренче бөтендөнья сугышы позитивизм фәлсәфәсе, мәгърифәтчелек идеяләрен шик астына куя, яңа фәнни ачышлар кешеләр күзаллавындагы дөнья сурәтенең үзгәрүенә китерә. Модернизм кешенең тормыштагы урының яңача: фән-техника үсеше үзагендә калган шәхеснең табигатьтән, мәдәнияттан ераклашуы, традицион кыйммәтләр белән ике арада упкын пәйда булу, кешенең иҗтимагый барышка бәйлелеге, җәмгыятьтән азат була алмавы, бу чикләүләрнең кеше рухына да тискәре йогынты ясавы h. б. моментларны берләштергән аңлаудан үсеп чыга һәм тормыштагы традицион иҗтимагый формаларның, классик мәдәниятнең чикләнгәнлеге белән бергә, заман кыйммәтләре һәм идеалларының ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмавы хакында сөйли.
 
Яңа төр әсәрләрдә кулланылган модернистик алымнар әдәби әсәрнең классик структурасын жимерергә омтыла, үзгәртә. Иҗади тәҗрибәләр әдәби барышны колачлап ала. Модернизм тормышны ничек бар — шулай күрсәтудән баш тарта, алгы планга шартлылыкны чыгара.
 
Тормыш-чынбарлык факт буларак түгел, ә проблема төсендә тәкъдим ителә. Автор дөньяга мөнәсәбәтен ачыклый, яшәеш законнарын кире кага. Кешенең шәхси сыйфатлары, башкаларныкыннан аерым яклары калкытылып, кеше яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез, үз-үзен танып белә алмый торган итеп тасвирлана, бер үк вакытта аның кыйммәте, мөмкинлекләре югары күтәрелә. Әдәбиятта сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе — яшәеш кануннарында, ә кеше шул кануннар камил булмауның бер дәлиле итеп аңлатыла.