Сүәеш каналы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 14:
[[1798 ел]]да Мисырга сугыш белән килгән [[Наполеон Бонапарт]] галимнәренә канал төзү проектын ясарга куша, ләкин тегеләр исәпләүләрдә ялгышлык җибәрәләр һәм проект булдырылмый кала.
 
[[Төркия]] хөкүмәте рөхсәте белән 1858 - 1869 елларда [[Франса|Франция]] белән берлектә Сүәеш каналы төзелә. Француз эшмәкәре Лессепс нигезләгән Сүәеш каналының уртак ширкәтендә Мисыр хөкүмәтенең 44% өлеше була, Франциянең – 53%. Төп капитал 200 млн франкка тиң була. Чиста табышның 15% Мисырга китә, 74% - Аурупа акционерларына, ширкәт нигезләүчеләренә – 10%. Канал 1869 елның 17 ноябрендә ачыла ачыла. Шул уңайдан [[Италия]] композиторы [[Джузеппе Верди]] «Аида» операсы ([[1871]]) язарга {{comment|боертма|заказ}} ала.
 
Проект зур техник авырлыкларга очрый. Эшчеләрне су белән тәэмин итү өчен аерым канал сузарга кирәк булды, чөнки 1600 дөя көтүе дә моны эшли алмады. Төзелештә даими 20-40 мең эшче көч куйды. Күпчелеге ярлы мисырлылар булса, Аурупа кешеләре дә була.
Юл номеры - 22:
Бу һәм башка төзелешләр аркасында Мисыр Аурупа банклары алдында бурычларга бата. Җыелган бурычлар Исмаил пашаны [[1875 ел]]да канал акцияләрең Мисыр өлешен [[Бөекбритания]] хөкүмәтенә сатарга мәҗбүр итә. [[Инглизләр]], каналны контроль астында тоту өчен [[1882 ел]]да Мисырны тулысынча басып алалар.
 
[[Җамал Габдел-Насыйр]] (Мисыр президенты) [[Асуан гидротөене]]нең Югары буасын төзү максаты белән Сүәеш каналыннан узучы караплардан салым җыю өчен аны чит ил акционерларыннан Мисыр файдасына тартып ала. [[Бөекбритания]], [[Франса|Франция]] һәм [[Исраил]] моның белән килешмичә, хәрби низаг оештыралар һәм Сүәеш каналын басып алалар. Ләкин [[БМО]] һәм [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] басымы астында, [[АКШ]]ның низагка кысылмавы шартларында, өч ил баскыннары китәргә мәҗбүр ителә. Канал өлешчә туздырыла, кораблар канал төбенә батырылган һәм канал буйлап хәрәкәт тоткарланган. Канал йөреш өчен БМО ярдәме белән [[1957 ел]]ның 24 апрелендә ачыла. БМО хәрби көчләре (UNEF) Синай ярымутравына һәм канал буена урнаштырыла.
 
Шул каналны үзенеке итмәкче булып Исраил Синай ярымутравын [[1967 ел]]да басып ала. Тик талканын коры тоталар – Советлар Союзы ярдәме белән баскынчыларны илдән куып чыгаралар. Исраил белән Мисыр арасында солых килешүе имзалаганчы ([[1979]]) канал буйлап Исраил кораблары үтә алмый.