Тәмәке (үсемлек): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 27:
[[Христофор Колумб]] экспедициясендә катнашучылар [[индеецлар]]ның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар. Тәмәкене [[Европа]]га 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта. Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Тобаго утравы атамасыннан) дип исемләгәннәр.
 
[[1560 ел]]да тәмәке [[Франса|Франция]]гә эләгә. [[Португалия]]дәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче [[Екатерина Медичи]]га бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни. Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), дару ясаганнар. Ләкин бу озак дәвам итми. Тәмәкене дөрес кулланмау сәбәпле, агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, [[Михаил Федорович]] патшалык иткән чорда тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк, камчы белән кыйнаганнар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр.
 
[[1697 ел]]да [[Петр I]] Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, 20 нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.