««Хөсәения» мәдрәсәсе» битенең юрамалары арасында аерма

к
к (using AWB)
[[Төгәл фәннәр]]дән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап ([[арифметика]]), [[әлҗәбер]], [[геометрия]] һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук [[физика]], [[химия]], [[астрономия]], [[табигать белеме]] вә [[география]] фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән [[Иж-Бубый мәдрәсәсе]] мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.
 
Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында [[Истанбул]], [[Каһирә]], [[Димәшкъ]], [[Бәйрут]] кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш [[Русия]], [[Франса|Франция]], [[Бельгия]] университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.
 
«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта — татар кәләпүше.
1 234 896

правок