Метр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 3:
== Тарихы ==
[[Файл:Platinum-Iridium meter bar.jpg|thumb|[[1889 ел]]дан алып [[1960 ел]]га кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны.]]
Метр беренче мәртәбә [[Франса|Франция]]дә [[XVIII гасыр]]да кертелгән һәм аның башта ике көндәш билгеләмәсе булган:
* 45° киңлектә [[тирбәнеш ярымпериоды]] {{сан|1|[[секунд|с]]}} булган маятникның озынлыгы итеп (хәзерге берәмлекләрдә ул озынлык <math>\frac{g}{\pi^2} \cdot 1\,\mathrm c^2 \approx 0,994</math>&nbsp;м-га тигез) билгеләнә.
* [[Париж]] [[меридиан]]ының кырык миллионнан бер өлеше итеп (ягъни [[Париж]] [[озынлык|озынлыгында]] җир эллипсоиды буенча [[Төньяк Котып]]тан [[экватор]]га кадәр араның ун миллионнан бер өлеше). Моның хәзерге берәмлекләрдә <math>\frac{1}{1\,,000\,000\,000\,05}</math> метр булуы кызык. Озынлык үлчәү берәмлеген меридианга бәйләү яңа фикер булмаган: аналогик рәвештә элек [[диңгез милясы]] һәм [[лье]] билгеләнгән булган.
 
Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән ([[Милли җыелыш (Франция, тарих)|Франция Милли Җыелышы]], [[1790 ел]]ның [[8 май|8 мае]]). Әмма, ирекле төшү тизләнеше киңлеккә бәйле һәм, шул сәбәпле, маятник эталонының җитәрлек дәрәҗәдә кабатлап булмаганга күрә, Франция Фәннәр Академиясе [[1791 ел]]да Милли Җыелышка метрны меридиан озынлыгы аша билгеләргә тәкъдим иткән. [[1791 ел]]ның [[30 март]]ында бу тәкъдим кабул ителгән булган. [[1795 ел]]ның [[7 апрель|7 апреле]]ндә [[Милли Конвент]] Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә [[Кулон, Шарль Огюстен|Ш.&nbsp;О.&nbsp;Кулон]], [[Лагранж, Жозеф Луи|Ж.&nbsp;Л.&nbsp;Лагранж]], [[Лаплас, Пьер-Симон|П.-С.&nbsp;Лаплас]] һәм башка галимнәр кергән) [[озынлык]] һәм [[масса]] берәмлекләрен тәҗрибә үткәреп билгеләве буенча эшне башкарырга кушкан. [[1792 ел|1792]]—[[1797 ел]]ларда Инкыйлаб Конвенты әмере буенча [[Франса|Франция]] галимнәре [[Деламбр, Жан-Батист-Жозеф|Деламбр]] ([[1749 ел|1749]]—[[1822 ел]]лар) һәм [[Мешен, Пьер|Мешен]] ([[1749 ел|1749]]—[[1822 ел]]лар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча {{сан|115|өчпочмак}}тан челтәр төзеп, {{сан|6|ел}} эчендә [[Дюнкерк]]тан [[Барселона]]га кадәр 9°40' озынлыктагы [[Париж]] меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда [[Җир]]нең кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның {{сан|0.2|мм}}-га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы {{сан|40000|км}}-га якынча гына тигез.
 
Масса берәмлегенең ([[килограмм]], аның билгеләмәсе {{сан|1|дм}}³ [[су]] массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
Юл номеры - 15:
[[Наполеон Бонапарт|Наполеон]] идарә итү дәверендә метрик система бөтен [[Аурупа]] буенча таралган. Фәкать Наполеон тарафыннан яуланмаган [[Бөекбритания]]дә, традицион озынлык үлчәүләре: [[дюйм]], [[фут]] һәм [[ярд]] калган.
 
[[1875 ел]]ның [[20 май|20 мае]]нда {{сан|17|дәүләт}} ([[Русия]], [[Франса|Франция]], [[Бөекбритания]], [[АКШ]], [[Алмания]], [[Италия]] һәм башкалар) катнашкан Халыкара дипломатик конференциясендә кабул ителгән «Метрик конвенция» керткән [[Метрик үлчәүләр системасы|метрик система]] озынлык берәмлеге буларак метрда һәм масса берәмлеге [[килограмм]]да нигезләнгән булган.
 
[[1889 ел]]да тагын да төгәлрәк халыкара метр эталоны ясалган булган. Бу эталон {{сан|90|%}} [[платина]] һәм {{сан|10|%}} [[иридий]]дан торган кушылмадан ясалган һәм аның аркылы киселеше «X» хәрефе формасында. Аның копияләре саклау өчен, метр стандарт үлчәү берәмлеге буларак кабул ителгән илләргә тапшырылган. Бу эталон һаман да [[Халыкара үлчәүләр бюросы]]нда саклана, гәрчә үзенең беренче максаты буенча кулланылмаса да.
Юл номеры - 128:
 
{{СИ берәмлекләре}}
 
[[Төркем:Үлчәү берәмлекләре]]