«Вавель» битенең юрамалары арасында аерма

55 байт добавлено ,  2 ел элек
к
clean up using AWB
к (clean up using AWB)
к (clean up using AWB)
[[File:Wawel castle.jpg|thumb|right|300px]]
'''Вавель''' — [[Пүлшә|Польша]]ның [[Краков]] шәһәрендә, [[Висла]] яры буенда, Вавель тавында урнашкан архитектура комплексы. Комлекска Вавель {{comment|кальгасы|зáмогы}}, Изге Вацлав һәм Изге Станиславның кафедраль соборы, милли каһарманнарга куелган һәйкәлләр, корольләр, милли каһарманнар, дин эшлеклеләренең каберләре керә. Вавель — Краковның, гомумән, Польшаның милли символы.
 
== Тарих ==
[[File:Wawel2.jpg|thumb|300px|Висла елгасы ягыннан күренеше]]
* [[Х гасыр]]да Вавель тавында [[Пүлшә|Польша]] корольләренең Пяст династиясе үзләренә резиденция (''кальга'') төзи. Вавель тавы [[Висла]] өсте тигезлегеннән 25 ''м'' га күтәрелә. Кальганың икенче ягыннан тирән сулы канау казыла. Дошманнарга кальганы яулап алу мөмкин булмый.
* [[1000 ел]]да, [[Краков]]та епископлык төзелгәч, Вавель Краков [[Христиан дине|христиан]] епархиясе үзәгенә әйләнә. Шулай итеп, Вавель барлык [[Пүлшә|Польша]]ның мәдәни-сәяси һәм дини тормышында әһәмиятле урын ала башлый.
* [[ХI гасыр]]ның 1нче яртысыннан [[XVII гасыр]] башына кадәр Вавель [[Пүлшә|Польша]] корольләренең резиденциясе булып тора.
* [[1320 ел]]да Пяст династиясеннән булган Польша короле [[:pl:Władysław I Łokietek|Владислав Локетек]] Вавель тавында үзенә резиденция төзи. Вавельдәге кафедраль соборда (''[[1320]]-[[1364 ел]]ларда төзелгән'') хатыны Ядвига белән башларына таҗ кияләр. Владиславның улы [[:pl:Kazimierz III Wielki|Бөек Казимир III]] корольләр резиденциясен [[готика]] стилендәге кальга итеп үзгәртеп кора. Шул елдан башлап, барлык Польша корольләре дә нәкъ шушы кальгада башларына таҗ кияләр, шунда ук якты дөнья белән хушлашалар да.
* Кальганың төп өлешләре [[1504]]-[[1535 ел]]ларда, корольләр [[:pl:Aleksander Jagiellończyk|Александр Ягеллончик]] (''[[1501]]-[[1535]]'') һәм [[:pl:Zygmunt I Stary|Өлкән Зигмунт I]] (''[[1506]]-[[1548]]'') вакытында төзелә.
Ишегалдына чыгучы биналарның ике аскы каты ярымтүгәрәк '''аркада'''лар белән эшләнгән. Өченче катта аркадалар юк, икеләйтелгән колонналар кальганың ишегалдына таба чыгып торган түбәсен тотып торалар.
Кальгада [[Пүлшә|Польша]]ның милли каһарманы [[Тадеуш Костюшко]]га атлы скульптура урнаштырылган.
[[2016 ел]]ның [[июль|июлендә]] [[Краков]]та, Вавель тавында [[Франциск (папа)|Рим папасы Франциск]] катнашында Бөтендөнья (''христиан'') яшьләренең фестивале үтә.
1 234 896

правок