«Ибраһим Канапацкий» битенең юрамалары арасында аерма

33 байта добавлено ,  1 год назад
к
к
[[1991 ел]]да Якуб Адәм улы Якубович (''?-[[1999 ел|1999]]'') белән берлектә [[Минск]]ида Беларусь татар-мөселманнарының иҗтимагый мәдәни «Әл-Китаб» берләшмәсен (''[[2000 ел]]дан'' Беларусь татарларының «Зикер-үл-Китаб» ({{lang-be|Зiкр-уль-Кiтаб}}) иҗтимагый берләшмәсе) төзи.
 
[[1993 ел]]ның [[26 март|26]]-[[27 март]]ында [[татарлар]] һәм [[караимнар]]ның хәзерге [[Беларусь]], [[Литва]], [[Пүлшә|Польша]] җирләренә килеп төпләнүенә<ref>[[1393 ел]]ның [[кыш]]ында берничә мең татар гаиләсе килеп төпләнә</ref> 600 ел тулуга багышланган Беренче халыкара (''[[Беларусь]], [[Литва]], [[Пүлшә|Польша]], [[Кырым]], [[Татарстан]], [[Мәскәү]], [[Питырбур]], [[Калининград]] галимнәре катнашында'') конференция уздыруда башлап йөри.
 
[[1994 ел]]ның [[гыйнвар]]ында И. Канапацкийның якыннан катнашында Беренче бөтенбеларусь мөселманнар корылтае уздырыла, корылтай карары нигезендә [[2 февраль]]дә Беларусь мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Берләшмә 25 мөселман җәмгыятенең эше белән җитәкчелек итә. [[Мөфти]] урынбасары булып сайланган И. Канапацкий Слонимда (''[[1994 ел|1994]]''), Смиловичида (''[[1997 ел|1997]]''), Новогрудокта (''[[1997 ел|1997]]''), Видзыда (''[[1999 ел|1999]]''), Клецкида һәм [[Молодечно]]да (''[[2000 ел|2000]]''), Ловчицыда (''[[2002 ел|2002]]'') мәчетләрне яңарту яки яңабаштан төзүдә, Ивьеда татар мәдәният үзәген ачуда (''[[1995 ел|1995]]''), [[Минск]]ида<ref>Минск мәчете [[1902 ел]]да ачылган, [[1949 ел]]да ябылган, [[1962 ел]]да җимереп, нигезендә «Юбилейный» рестораны төзелгән</ref> яңа мәчет төзүне башлауда (''[[2016 ел]]ның [[11 ноябрь|11 ноябрендә]] [[Рәҗәп Таййип Әрдоган|Рәҗәп Әрдоган]] һәм [[Александр Лукашенко]] катнашында ачыла<ref>[http://www.belta.by/president/view/sobornaja-mechet-torzhestvenno-otkryta-v-minske-218776-2016/ Соборная мечеть торжественно открыта в Минске. БЕЛТА, 11.11.2014]</ref>'') катнаша<ref>[http://tatarica.narod.ru/archive/09.2003/07_01.09.03.htm И. Канапацкий. Стояла в Минске мечеть. «Российская газета», 17.10.2003]</ref>. Смиловичи мәчетендә гыйбадәтләрне гадәттә үзе үткәрә.
[[1997 ел]]да [[Липка татарлары|Беларусь татарларының]] [[гарәп теле|гарәп]] хәрефле басма һәм кулъязма китаплары күргәзмәсен оештыра.
 
[[Липка татарлары|Беларусь татарларының]] делегациясе составында [[Кипр|Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте]] президенты белән очрашуда (''[[1999 ел|1999]]''), [[АКШ]] Конгрессының милли азчылыклар эшчәнлеге программасын төзүче комиссиясе әгъзалары белән очрашуда (''[[Вашингтон]], [[2000 ел|2000]]''), «Халыкара тынычлык илчесе» сыйфатында [[Ливия|Ливия Гарәп Җөмһүриятендә]] (''[[2000 ел|2000]], [[апрель]]''), [[Чад|Чад Республикасында]] (''[[2000 ел|2000]]''), [[Гыйрак]]та (''[[2001 ел|2001]]''), [[Иерусалим]]да (''[[2004 ел|2004]]''), күп мәртәбәләр [[Төркия]]дә, [[Татарстан]]да, [[Пүлшә|Польша]]да, [[Литва]]да була.
 
==== Хезмәтләре ====
1 215 225

правок