Имай Насыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Әдәби иҗат: clean up using AWB
Юл номеры - 51:
Имай Насыйри иҗат эшенә дә яшьли тотына. Беренче шигыре [[Тукай]]га багышлана. Биләгән вазыйфасына ярашлы каты куллы кешенең лирик шигырьләр язуы гаҗәп хәл. 1922-24 елларда кырыклап шигырь бастыра һәм шигъри телдә “Дантон” дигән трагедия яза. Аннан прозага күчә. Монда да ул тәүдә романтик пафос белән сугарылган лирик эчтәлекле нәсерләр иҗат итә. Нәсерләрендә һәм хикәяләрендә кискен каршылыкны киң куллана, маҗаралыкка, хәтта авантюра элементларына омтыла. Нәсер һәм хикәяләр Насыйри иҗатында зур күләмле проза әсәрләре язар алдыннан бер баскыч кына була.
 
“Тереләй кабердә” дигән тәүге повесте детективка тартым итеп языла. [[Пүлшә|Польша]] җирендә [[I Бөтендөнья сугышы|империалистик сугыш]] барган чакта крепость янына зур снаряд килеп төшеп, бер солдат шунда җир астында томаланып кала. Шунда ук җир асты казематында шактый күп азык-төлек, шәм, шырпы да булган икән. Солдат шунда тугыз ел яши, аны 1925 елда крепостьны тазартканда очраклы рәвештә генә табалар. Гәҗиттә укыган шушы хактагы чын хәбәр нигезендә, образлар өстәп, мавыктыргыч сюжет корып, язучы сугышка каршы зур әсәр иҗат итә.
 
“Гөлдәр” дигән романтик повестен әдип [[1928 ел]]да [[Төньяк Кавказ]]дагы [[Кисловодск]] шәһәрендә ял итеп кайтканнан соң яза. Таулар иленең гүзәл табигате, Пушкин һәм Лермонтов җырлаган урыннарны күрү Насыйрига тирән тәэсир ясый, шунда яңа әсәр язылуга этәргеч туа. Повестьның төп героинясы — таулар арасындагы Бикназар авылы крестьяны кызы, шактый кыю Гөлдәр романтик югарылык, якты буяулар белән тасвирланган.