Рафаил Насибуллов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 36:
[[Варна]]да ([[Болгария]]) узган Европа беренчелегендә аңа тиңнәр табылмый, ул барча көндәшләрен җиңеп чемпион исемен ала. Журналистлар аны танк белән чагыштыралар. Финалда аңа каршы чыккан мәшһүр болгар дөнья чемпионы Панайот Киров татар егетенә каршы берни эшли алмый.
 
Шул ук елны [[Катовице]] ([[Пүлшә|Польша]]) Дөнья беренчелегендә барча көндәшләрен егып финалга чыга. Насибуллов Польша көрәшчесе Рышард Свирад белән көрәшкәндә көндәшенә алыш буена өмет күрсәтми. Исәп 4-0. Алыш бетәргә 7 секунд калып барганда кинәт хөкемдар чаңы яңгырый. Рафаил моны алыш беттегә санап көндәшен җибәрә, тегесе моннан файдаланып алым ясый. Хөкемдарлар бу этлекне чиста көрәшкә тиңләп иң югары – 5 балл итеп бәялиләр. Нәтиҗәдә алтын медаль Свирадка тапшырыла. Соңыннан билгеле булганча, СССР командасы тренерлары алдан хөкемдарлар белән килешеп, шулай итеп алтынны Польша командасына «бүләк» итәргә булганнар.
 
[[1983 ел]]да тренерлар белән низаг көчәя генә барган. Ул елны Насибуллов икенче тапкыр СССР беренчелегендә җиңеп чыга. Ләкин баш тренер Сапунов Европа беренчелегенә башка көрәшчене алып барган.