Луара Шакирҗанова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 24:
'''Луара''' (чын исем '''Зөһрә''') '''Шакирҗанова''' [[1950 ел]]да [[Әтнә районы]]ның Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта [[Казан театр укуханәсе|Казан театр училищесын]] , аннан [[Ленинград]] театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт [[Тинчурин театры|К.Тинчурин театрында]] төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г.Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.
 
Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка [[Финләндия]], [[Швеция]], [[Пүлшә|Польша]], [[АКШ]] татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертте.
 
[[Төркем:Тинчурин театры актерлары]]