Климент Русаков: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Тәрҗемәи хәле: clean up using AWB |
|||
Юл номеры - 19:
[[1904 ел]]ның [[4 февраль|4 феврале]]ндә [[Казан губернасы]] [[Лаеш өязе]] (''хәзерге'' [[Балык Бистәсе районы]]) [[Уракчы (Балык Бистәсе районы)|Уракчы]] авылында туган. Тулы булмаган урта белем алган. [[1921 ел]]ның [[2 сентябрь|2 сентябреннән]] [[Кызыл гаскәр]]дә. [[Мәскәү]]дә 2нче пехота мәктәбен (''[[1924 ел|1924]]''), командирлар составын камилләштерү курсларын (''[[1932 ел|1932]]'') тәмамлаган. [[1937 ел]]га кадәр [[Ярыслау]]да урнашкан 18нче укчы дивизиядә взвод, рота, батальон белән җитәкчелек итә. [[Армия|Хәрби хезмәттән]] азат ителгәч, Ярыслауда «Свободный труд» заводында ремонт бригадасында эшләгән.
[[1941 ел]]да яңадан Совет Армиясе сафларында. [[1942 ел]]ның [[февраль|февраленнән]] [[Бөек Ватан сугышы]]нда катнаша. [[1-нче Беларус фронты|1нче Белоруссия фронтының]] 69нчы армия 117нче укчы дивизия 240нчы укчы полкы белән җитәкчелек итә. [[1944 ел]]ның [[31 июль|31 июлендә]] полк [[Висла|Висла елгасын]] кичеп, [[Пулавы]] шәһәре (''[[Пүлшә|Польша]]'') янында мәйдан яулап алган. Плацдармны саклау һәм киңәйтү өчен дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагарга туры килә, дошманның күп сандагы техникасы һәм сугышчылары юк ителә.
[[1945 ел]]ның [[24 март]]ында [[Советлар Берлеге Каһарманы]] исеме бирелә.
|