«Катынь җинаяте» битенең юрамалары арасында аерма

44 байта добавлено ,  1 год назад
к
clean up using AWB
к (clean up using AWB)
[[Файл:Trzy krzyze.jpg|right|300px|thumb|"Катынь" Истәлек комплексы]]
[[Файл:Katyn - decision of massacre p1.jpg|right|300px|thumb|Сталинның "Польша әсирләрен ату" карарына кул куюы]]
'''Катынь җинаяте''' яки '''Катынь атышы''' (тат.лат. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катынь_җинаяте ''Katın' cinäyäte'']; {{lang-pl|zbrodnia katyńska}}) — [[1940 ел]]ның язында күп [[Пүлшә|Польша]] кешеләренең [[ССРБ эчке эшләр халык комиссарлыгы|ССРБ ЭЭХК]] тарафыннан атып үтерелүе. Үтерелгәннәр арасында [[Польша-Литва татарлары|Польша татар]] офицерлары һәм зыялылары булган.
 
== Тарих ==
Совет-Польша сугышы вакытында , [[1920]] елда, Тухачевский җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр [[Варшау]]га һөҗүм иткән. Польша маршалы Пилсудский Татар Улан гаскәрләренә [[Тухачевский]] гаскәре артыннан һөҗүм итәргә боерык биргән. 14 августта, сугышның хәлиткеч мизгелләрендә, Татар Уланнары Тухачевский гаскәрләренә һөҗүм иткәннәр һәм Кызыл Гаскәр качып китәргә мәҗбүр була.
 
Күп совет гаскәриләре әсирлеккә эләккән: [[Русия]] чыганаклары буенча 200 мең кеше, 80 мең әсирлектә үлгән, [[Пүлшә|Польша]] чыганаклары буенча - 80 мең кеше, 20 мең әсирлектә үлгән.
[[Файл:MolotovRibbentropStalin.jpg|right|300px|thumb| Молотов-Риббентроп килешүенә кул кую. Риббентроп һәм Сталин Молотов аркасында]]
 
=== Икенче бөтендөнья сугышы ===
[[Файл:Jeńcy1.jpg|right|300px|thumb|Польша әсирләре]]
[[1939]] елның 1 сентябрендә Польша дәүләтенә фашист Алманиясе һөҗүм иткәч, [[Икенче бөтендөнья сугышы]] башлана. 1939 елның 17 сентябрендә [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] [[ЭККГ Польша явы|Кызыл Гаскәрен Польшага җибәргән]]. Бу һөҗүм [[Молотов һәм Риббентроп килешүе|Риббентроп-Молотов килешүе]] буенча ясалган. Күп кенә [[Пүлшә|Польша]] гаскәриләре, зыялылары НКВД әсирлегенә эләккән.
 
===Татар эскадроны===
[[1936]] елның язында [[Пүлшә|Польша]] Гаскәрендә Татар эскадроны, 13-нче Вильно полкы оешкан. [[1939]] елның сентябрь ахырында фашистларга каршы Медыка янындагы сугышта Татар эскадроны батырлык күрсәтеп чигенергә дучар булган. Фашистлар һөҗүмнәренә карамастан Татар эскадроны өлеше фашист чолганышыннан чыгып котылган, ләкин бүтән Татар эскадроны өлеше фашист һәм совет әсирлегенә эләккән.
 
[[Варшау]]ны буйсындырганнан соң алман фашистлары татарлардан үч алганнар: Варшау татар зиратын мәсхәрәләгәннәр, аның урынына танк ангары оештырганнар. Фашистлар Варшау татар мәчетен җимергән, татар мөфтиятенең бай архивы юк иткәннәр, Польша татар китапханәсе яндырганнар. Татар эскадроны гаскәриләренең күпчелеге Польша һәм Аурупаның башка дәүләтләрендәге антифашист каршылыгы хәрәкәтенә кушылганнар. Совет оккупациясе заманында берничә татар мәчете җимерелгән.
1 234 896

правок