Татарлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 98:
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә [[Үзбәкстан]]да татарлар күп — {{сан|656601|кеше}}, [[Казакъстан]]да {{сан|331151}}, [[Украина]]да {{сан|133596}} милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә [[Кырым татарлары]] керми. Соңгы елларда алар [[Урта Азия]] республикаларыннан, ягъни [[1944 ел]]да сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар.
 
Татарлар ерак чит илләрдән [[Төркия]]дә, [[Румыния]]дә, [[Пүлшә|Польша]]да, [[Кытай]]да, [[АКШ]]-да, [[Финляндия]]дә, [[Австралия]]дә, [[Япония]]дә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да {{сан|80|мең}}нән алып {{сан|100|мең}}гә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда [[1783 ел]]да Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
 
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).