Борай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 25:
Аны урыс хакимлеге астында да, 17-19 нчы гасырларда шактый күп үстергәннәр. Ә менә узган гасырның 20 нче елларыннан соң, нигездә [[Бөек Ватан сугышы]]ннан соң бөтенләй дә үстерми башлаганнар. Белгечләр моның берничә сәбәбен әйтә. 19 гасыр ахырында — 20 гасыр башында борайның урынын әкренләп бодай алган. Чөнки, беренчедән, [[бодай]]ның уңдырышлылыгы бермә-бер югары, ул сабагыннан чиста килеш алына. Ә борай [[карабодай]] кебек кабыклы (тышчалы) була, шуңа да аның ярмасын әзерләү өчен махсус тегермәннәр кирәк. Югыйсә күп кенә күрсәткечләре буенча борай бодайдан файдалырак культура санала.
 
Борайда [[аксым]] күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк. Анда кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 [[аминокислота]] бар, бодайда алар азрак. Борайның составындагы [[тимер]], [[протеин]] кебек матдәләр, [[витаминнар]] да гадәти бодайга караганда күбрәк. Шуңа да ул диетик продукт санала. Аннан соң тагын бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар[[бөҗәк үтергеч]]ләр бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала.
 
Европада моннан 10-15 ел элек борайдан төрле ризыклар әзерли башладылар. Аны алар «Сәламәт туклану» дип аталган кибетләрдә саталар. Ул Германиядә, Италиядә, хәтта Һиндстанда да популяр ризыкка әйләнде. Аны американнар да киң куллана башлады: боткасын пешерәләр, ашка салалар. Голландиядә аннан пешерелгән ипи бик популяр. Европа галимнәре борайны «кыяклы культураларның кара уылдыгы» дип йөртәләр. Русиядә ул нигездә Дагыстанда, Башкортстанның берничә хуҗалыгында һәм Татарстанда (нигездә Кукмара, Балтач, Мамадыш районнарында) игелә.