Татарларның дөнья буенча таралышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Юл номеры - 4:
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә [[Үзбәкстан]]да татарлар күп&nbsp;— {{сан|211119|кеше}}<ref name="үзбәкстан2013">Данные предоставлены Госкомстатом Республики Узбекистан автору статьи - Цыряпкина Ю.Н. Русские в Узбекистане: языковые практики и самоидентификации (на примере полевых исследований в Фергане) // Томский журнал лингвистических и антропологических исследований. - 2015. - № 3 (9). - С. 18</ref>, [[Казакъстан]]да&nbsp;— {{сан|204229}}<ref name="казакъстан2009">[http://www.stat.kz/p_perepis/Documents/КрПН2009_161110рус.doc Итоги переписи населения Казахстана 2009 г.]</ref>, [[Украина]]да&nbsp;— {{сан|73304}}<ref name="украина2001">http://www.azatliq.org/content/article/2136300.html</ref> милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә [[Кырым татарлары]] керми. Соңгы елларда алар [[Урта Азия]] республикаларыннан, ягъни [[1944 ел]]да сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә&nbsp;— Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген [[Русия]] составына керә.
 
Татарлар ерак чит илләрдән [[Төркия]]дә, [[Румыния]]дә, [[Польша]]да, [[Кытай]]да, [[АКШ]]-да, [[Финляндия]]дә, [[Австралия]]дә, [[Япония]]дә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта [[Латин Америкасы]]нда да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да {{сан|80|мең}}нән алып {{сан|100|мең}}гә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда [[1783 ел]]да [[Кырым ханлыгы]] басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, [[татар теле|үз телләрен]] һәм [[татарлык|мәдәниятләрен]] саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]-дагы, бигрәк тә хәзерге [[Татарстан]]дагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
 
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык [[континент]]ларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда [[диаспора]] тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).