Әхмәт Ерикәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 28:
Әхмәт Ерикәй [[1902 ел]]да [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, [[Зылатаус]], [[Нязепетровск]], һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә вулыс башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. [[1927 ел]]да Ә.Ерикәй [[Мәскәү]]гә килә һәм [[Дәүләт журналистика институты]]на укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, [[Эшче (гәҗит)|«Эшче» газетасы]] [[редакция]]сендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
 
[[1932 ел|1932]]–[[1935 ел]]ларда [[Гослитиздат]]ның [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.
 
[[1935 ел]]да [[Мәскәү дәүләт консерваториясе]] каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире [[Муса Җәлил]] белән беррәттән, Ә. Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. [[1935 ел|1935]]–[[1941 ел]]ларда Ә.Ерикәй «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил», «Бибисара», «Кәккүк», «Алсу», «Минзәлә» һ.б. иҗат итә.