Боралак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 5:
 
==Боралаклар төзү́==
Авиация машиналары төзү тармагы. Боралаклар төзү — техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Боралаклар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас. Боралак кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (19 йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Боралакларны Русиядә серияләп чыгару [[Казан вертолёт заводы]]нда (КВЗ) [[1950-еллар|1950 елларда]] Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 боралак [[1952 ел]]ның җәендә Тушинода ([[Мәскәү]]) [[Авиация көне]]нә багышланган парадта катнаша. Боралаклар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 боралаклары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган 2-нче буын - Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 боралаклары алмашка килә. 3-нче буын боралаклары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. 4-нче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» боралакларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]-да һәм Русиядә боралак проектлары М. Л. Миль һәм Н. И. Камовларның махсус конструкторлык бюроларында төзелә, [[Ростов]] (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), [[Күмертау]] (Ка-26, Ка-27, Ка-32), [[Улан-Удэ]] (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), [[Ырынбур]] (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан — боралаклар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. [[1951 ел]]да Ми-1 боралакын җитештерү үзләштерелә. КВЗ-да Ми-4 боралакы 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 — Русиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче боралак.
 
[[Башкортстан]]да [[1950-еллар|1950-нче еллар]] уртасыннан [[Өфә]] моторлар ясау җитештерү берләшмәсендә Ми-1, Ми-6, Ми-26 боралак механизмнары (салышлык автоматы, күчергеч валы булган вентилятор, йөртүче винтларның тормозы), Ка-27, Ка-29, Ка-32 боралак өчен йөртүче винтларның колонкалары чыгарыла. [[1960-еллар|60-нчы еллар]] азагында [[Күмертау]] авиация җитештерү предприятиесендә [[Н. И. Камов ис. Махсус КБ]]-да ([[Люберцы]] шәһәре) проектланган төрле модификациядәге ике двигательле боралак, күп максатлы җиңел боралак җитештерү үзләштерелә.
 
[[Рәсем:Vertical-T Mil Mi-8.jpg|thumb|250px|[[Ми-8]] боралагы]]
Дөньяда иң киң таралган (70 илдә файдаланыла) [[Ми-8]] боралакын серияләп чыгаруны КВЗ [[1965 ел]]да үзләштерә, аерым чорларда елына 350 дән артык боралак җитештерә, барлыгы 4000 ләп боралак экспортка җибәрелә. Кайбер елларда сатудан алынган валюта кереме [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]-да авиация экспортыннан кергән барлык акчаның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
 
[[1957 ел]]да КВЗ-да боралакларны серияләп җитештерүне конструкторлык күзәтчелегендә тоту өчен Казанда ОКБ-387 җирлегендә баш конструктор Г. И. Бакшаев җитәкчелегендә М. Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводының Казан филиалы оештырыла (хәзер «Боралакы Ми» — КНПП — Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесе). Соңрак М. Л. Миль ОКБ-сының Казан филиалы Улан-Удэ шәһәрендәге авиация заводында Ми-8 боралакларын һәм аның модификацияләрен эшләп чыгаруга да күзәтчелек итә. ОКБ-387-дә Ми-8 боралакының күпсанлы модификацияләрен проектлаштыруның төп эшләре башкарыла. [[1972 ел]]да — Ми-14 боралакы, [[1976 ел]]да — өченче буын Ми-8МТ боралакы, [[1982 ел]]да тәҗрибә боралакы Ми-18 төзелә.