«Татарлык» битенең юрамалары арасында аерма

51 байт добавлено ,  1 год назад
к
clean up
к
к (clean up)
{{Портал|Татар теле|Татар тарихы|Татар мәдәнияте}}
'''Татарлык''' (яки ''татар милли кемлеге'') — берәр [[шәхес]]нең [[татар халкы]]ның төрле буыннары бергәләп тудырган үзенчәлекле [[мәдәният]]ен үз итү аркылы формалашкан [[Кемлек (иҗтимагый фәннәр)|кемлеге]].
 
Татарлыкны якын күргән [[шәхес]]ләр үзләрен [[Кояш системасы]]ндагы йортыбыз [[Җир]] шарында яшәгән бүгенге көн [[кеше]]ләрнең [[Глобальләшү|глобальләшкән]] [[җәмгыять|җәмгыяте]] әгъзасы булудан тыш, шулай ук [[дөнья тарихы]] дәвамында төрле урыннарда һәм шартларда яшәгән һәм яшәячәк күп буын ''[[татарча]] фикерли, сөйләшә һәм укый-яза алучыларны берләштерүче үзенчәлекле виртуаль [[иҗтимагый төркем]] өлеше'' дип хис итә.
Һәр [[милли кемлек]] кебек үк, татар халкыныкы татарлар үз [[милләт]]ләрен билгеләгәнндә ([[милли аң]]) кулланган төрле элементлардан формалаша. Һәрбер шәхеснең аерым элементларына төрле әһәмияте бирә алганы аркасында, татарлыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тасвирлаучы уртак билгеләмәсе арасында бәхәсләр булуы мөмкин.
 
Бу элементлар төрле вакытта [[татарлар]]ның тормышына [[кеше]]ләрнең [[Глобальләшү|глобаль]] җәмгыятендәге [[фән]]ни [[белем]], [[Технология|технологик]], [[Икътисад|икътисадиикътисад]]и һәм [[мәдәният|мәдәни]] алгарышлар, [[җәмгыять|иҗтимагый]], [[сәясәт|сәяси]] һәм [[көндәлек тормыш]] вакыйгалары тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм үзгәреп тора.
 
==Татар милли кемлекнең эволюциясе==
[[Тормыш]]ы дәвамында аерым шәхеснең [[Мин төшенчәсе]], иҗтимагый төркемнәрнең [[мәдәни кемлек|мәдәни кемлеге]] үзгәргәне кебек үк, [[милләт]]ләрнең яшәеше дәвамында милли кемлекләре үзгәреп тора — [[Дөнья тарихы]]ндагы [[XIII гасыр|XIII]], [[XVII гасыр|XVII]], [[XXI гасыр|бүген]] һәм [[XXV гасыр]]да татарлык төшенчәләре бер-берсенә тигез була алмый.
 
Милли кемлек төшенчәсенең бүгенге көндәге мәгънәсе [[XX гасыр]] башында формалашкач, тарихи татар милли кемлеге турындагы бәхәсләр еш [[болгарчылык]] - [[татарчылык]] ''<small>([[:ru:Татаризм|ru]])</small>'', [[туранчылык]] - [[төркичелек]] ''<small>([[:ru:Пантюркизм|ru]])</small>'' үлчәнешендә бара.
 
== Татарлык бүген ==
XX гасыр азагы - XXI гасыр башына [[Сәнәгый инкыйлаб|сәнәгый]], [[мәгълүмат технологияләре]] революцияләре һәм [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] таркалуы аркасында урын алган [[җитештерү]], [[транспорт]], [[мәгълүмат]] тапшыру технологияләрендәге һәм иҗтимагый үзгәрешләр аркасында бүгенге көндәге [[Глобальләшү|глобальләшкән]] дөньясында '''татарлык''' төшенчәсе (бар башка этномилли кемлекләр кебек үк) яңа үзгәреш чорын кичерә.
 
Яңа мохиттә туып-үскән татар балалары татар булуның чордаш мәгънәсен эзли, татар [[милләтчелек|милләтче]] хәрәкәтьләре күбесенчә:
{{цитата|автор=[[Туфан Миңнуллин]]
|Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз [[суверен дәүләт|мөстәкыйль дәүләтең]] булган. Дәүләтле [[милләт]]нең генә җир йөзендә кадере була, һәр [[татар]]ның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.<ref>[http://tatar-congress.org/yanalyklar/tatarnyn-ehlakyy-kodeksy/ Татарның әхлакый кодексы]</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=[[Рөстәм Миңнеханов]]|Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, ә мин ышанам, [[җан]]ың татарныкы булырга тиеш синең! Телне өйрәнергә була аны... Татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.<ref name="ebritvina">{{cite web|url=http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/789691|title = Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты|publisher=[[Татарстан Республикасы Президенты]] Матбугат хезмәте|author=Елена Бритвина|accessdate=[[2016 ел]]ның [[29 ноябрь]]}}</ref><ref>http://tatar-congress.org/yanalyklar/rostem-minnehanov-parizhda-frantsiyadege-tatar-zhemegatchelege-vekillere-belen-ochrashty/</ref><ref>http://kazanutlary.ru/?p=12983</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=[[Роберт Миңнуллин]]|[[Казан]]да татарча сөйләшә торган, татар тормышы белән яши торган һәм үзеңне татар итеп хис итә торган берничә урын бар. Ул [[:Төркем:Татар театрлары|театр]], [[Татмедиа|Идел-пресс]], тагын берничә татар гимназиялары. Башка җирдә татар [[рух]]ы да юк хәтта...<br/>
Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк, аларга юллар да ачыграк. Әгәр дә ул яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәк. Минем иманым камил, чөнки аларга шулай рәхәт. Ләкин аларның күңелендә татарлык бар икән, алар икенче менталитеты булган, икенче буын татарлар булачак. Алар безнең буынга да, бездән алдагы буынга да охшамаган булачак.<ref name="tatar-inform">{{cite web|url=http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/30/130492/|title = Роберт Миңнуллин: Рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да өлгеррәк|publisher=[[Татар-информ]] мәгълүмат агентлыгы|author=Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева|accessdate=[[2016 ел]]ның [[1 декабрь]]}}</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=[http://kpfu.ru/graduate_new_form?p_id=306&p_agree=2 Данис Шакиров], [[Бөтендөнья татар конгрессы]] башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары|Татар теленең [[Этнос|этник]] үзенчәлеге дип әйтәбез икән, ул, әлбәттә, татар телен саклау, үстерү, аны өйрәнү. Татар кешесе дип аталасың икән, татар телеңне белү — безнеңчә ул мәҗбүри.<ref name="tatar-inform2">{{cite web|url=http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/01/130655/|title = Татар кешесе дип аталасың икән, телне белү мәҗбүри — Данис Шакиров. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты вәкиле Гүзәл Шәрипова фикеренә карашын белдерде|publisher=[[Татар-информ]] мәгълүмат агентлыгы|author=Лилия Локманова|accessdate=[[2016 ел]]ның [[2 декабрь]]}}</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=[http://www.azatliq.org/a/2223026.html Тәлгать Әхмәдишин], “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе|Дәүләтчә фикер йөртүчеләр тел дәүләт дәрәҗәсендә, дәүләт институтлары аша гына саклана ала дип саный. [Т]атар телен саклау һәм үстерү – республика җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы икәнен даими искәртеп тора. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар балаларының барысы да татар телендә белем алырга тиеш диләр.<br/>
Гаиләчеләр исә дәүләтчеләрдән аермалы буларак татар телен гаиләдә сакларга кирәк дигән фикерне алга сөрә... “Ата-ана саф телдә сөйләшә икән, йолаларны тота икән, бала саф телдә сөйләшәчәк, йолаларны тотачак”, имеш.<br/>
Татар мәктәбе булмаган җирдә күпчелек татар диаспоралары ассимиляциягә дучар булып бик тиз юкка чыгып бетте... Ижауда да татарча укыта торган 20нче санлы мәктәп бар иде. ... 2000 елларда әлеге мәктәптә барлык фәннәрдән дә урысча белем бирә башладылар... [Х]әзер Ижауда авыз тутырып татарча сөйләшә белгән татар баласы юк.<ref name="azatliq.org">{{cite web|url=http://www.azatliq.org/a/28130361.html|title = Татар зыялылары нигә халыкны һәм үзләрен алдый?|publisher=[[Азатлык радиосы]] веб-сәхифәсе|author=Тәлгать Әхмәдишин|accessdate=[[2016 ел]]ның [[5 декабрь]]}}</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы|Генетик материал фәкать [[Татарлар#ДНК генеалогиясе|биологик масса турында мәгълүмат]] бирә, әмма [[халык]] биологик массадан оешмый, аны [[тел]], [[мәдәният]] һәм [[сәясәт|сәяси процесслар]] оештыра.<ref name="tatar-inform3">{{cite web|url=http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/15/131442/|title = Д.Исхаков: Генетикларның Кырым, Себер, Идел татарларын төрле халык диюе – сәяси сенсация|publisher=[[Татар-информ]] мәгълүмат агентлыгы|author=Рәмис Латыйпов|accessdate=[[2016 ел]]ның [[16 декабрь]]}}</ref>}}
 
 
{{цитата|автор=Мәдинә Әпсәләмова, [[Флорида]]да яшәүче лингвист|Үзебез бик милли рухлы, ләкин без – реалист, шуңа баланы күбрәк телләрдә сөйләштерергә тырышабыз... Өйдә бала белән мин татарча гына сөйләшәм, ирем русча гына, ә урамда бала инглизчә һәм испанча ишетә-сөйләшә. Шулай итеп, бала туган телен дә белә, Русиядә кирәк булган рус телендә дә сукалый, инглизчә дә аралаша ала.<ref>{{cite web|url=http://www.azatliq.org/a/28307614.html|title = "Казанда татарча сорау бирү нигә сәер булып күренә?"|publisher=[[Азатлык радиосы]] веб-сәхифәсе|author=закир әмирхан|date=февраль 17, 2017 |website=http://www.azatliq.org/|accessdate=[[2017 ел]]ның [[18 февраль]]}}</ref>}}
{{искәрмәләр}}
{{rq|stub}}
 
[[Төркем:Татарлар]][[Төркем:Татар мәдәнияте]][[Төркем:Милли кемлекләр]]
[[Төркем:Татарлар]]
[[Төркем:Татар мәдәнияте]]
[[Төркем:Милли кемлекләр]]
1 215 225

правок