Фридрих Паулюс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 40:
* [[1939 ел]]ның [[җәй|җәеннән]] генерал Вальтер фон Рейхенау җитәкләгән [[4-нче танк армиясе (Вермахт)|4нче армия]] (''[[1939 ел]]ның [[август]]ыннан 10нчы армиягә, [[октябрь|октябреннан]] 6нчы армия итеп үзгәртелә'') төркеменең (''[[Лейпциг]]'') штаб башлыгы. Нәкъ шушы дәрәҗәдә [[Польша]] ([[1919]]) һәм [[Франция]] ([[1940]]) кампанияләрендә катнаша. [[Польша]] кампаниясе өчен 1нче дәрәҗә Тимер тәре белән бүләкләнә, [[Франция]] кампаниясе өчен генерал-лейтенант дәрәҗәсе ала.
* [[1940 ел]]ның [[сентябрь|сентябрендә]] коры җир гаскәрләренең генераль штабының 1нче обер-квартирмейстеры итеп куела.
* Генштаб башлыгы генерал-полковник Ф. Гальдерның урынбасары буларак, оператив-стратегик планнарны, шул исәптән, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]га каршы сугыш планы булган «[[Барбаросса операциясе|Барбаросса]]»ны, коруда катнаша.
[[1942 ел]]ның [[1 гыйнвар]]ында танк гаскәренең генералы дәрәҗәсен ала.
[[6-нчы армия (Вермахт)|6нчы армия]] сәргаскәре итеп, генерал Вальтер фон Рейхенау үз урынына Паулюсны тәкъдим итә. Кул астында [[1939 ел|1939]], [[1940 ел|1940]], [[1941 ел]]гы хәрби кампанияләрдә уңыш казанган корпус командирлары булган килеш, [[Адольф Һитлер|Һитлерның]] полк белән дә җитәкчелек итмәгән хәрбине армия сәргаскәре итеп билгеләве гаҗәп хәл була.
Юл номеры - 46:
 
== ССРБга каршы сугыш ==
[[File:Bundesarchiv Bild 101I-021-2081-31A, General Friedrich Paulus.jpg|thumb|Паулюс. [[1942 ел]], [[гыйнвар]]. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]]]]
[[1942 ел]]ның башында Северcкий Донец елгасы буенда совет гаскәрләренең [[Изюм]]га һөҗүмен туктатуга ирешә. [[Май]] аенда [[Харкау]] юнәлешендә уңышка ирешә: [[Кызыл гаскәр]]нең һөҗүмен кире кайтарып, Харкаудан көнчыгыштарак контрһөҗүм оештыра, генерал [[Эвальд фон Клейст]]ның 1нче танк армиясе белән кушыла. [[Харкау]] «казан»ында 240 мең кешелек совет гаскәре, 2 мең танк, 1 300 туп чолганышта кала. [[1942 ел]]ның [[июнь|июнендә]] чолганышта калган төркем тар-мар ителә. Бу уңыш өчен Паулюс Рыцарь тәресе белән бүләкләнә. [[1942 ел]]ның [[җәй|җәендә]] [[Воронеж]] юнәлешендә һөҗүм оештыра, шәһәрдән көньяктарак [[Дон]] [[елга]]сына чыга. [[Сталинград]] юнәлешендә хәрәкәт итә башлый. [[Армияләрнең «Көньяк» төркеме|«Көньяк» армия төркемен]] икегә аергач, Паулюсның [[6-нчы армия (Вермахт)|6нчы армия]]се генерал [[Максимилиан фон Вейхс]]ның [[Армияләрнең «B» төркеме|«B» армия төркеменә]] керә.