Яков Свердлов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:1960 CPA 2423.jpg|200px|thumb|right|[[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] почта маркасы. [[1960 ел|1960]]]]
[[1885 ел]]ның [[3 июнь|3 июнендә]] [[Россия империясе]] [[Нижгар]] шәһәрендә һөнәрче [[яһүд]] (гравюра остаханәсе, соңрак басмаханә хуҗасы) Мираим Израиль улы Розенфельд гаиләсендә туган. Гимназиянең 4 сыйныфын төгәлләгән, аннан куылган, аннары аптекарь һөнәренә өйрәнгән. [[1901 ел]]дан [[РСДРП]] әгъзасы һәм һөнәри инкыйлабчы. [[Нижгар]]да, [[Кострома]]да, [[Ярославль]]дә, [[Казан]]да, [[Урал]]да ([[Пирем]]) яшерен инкыйлаб (''күпчелек очракта байлардан мал-мөлкәт тартып алу белән бәйле'') эше алып бара. [[1906 ел]]да [[РСДРП]] [[Урал өлкәсе|Урал өлкә]] комитеты әгъзасы итеп сайлана. [[1909 ел]]дан [[Мәскәү]]дә яшерен эштә. [[1909 ел|1909]]-[[1917 ел]]ларда берничә мәртәбә [[Тум губернасы]]на (''Нарым һәм Туруханск авылларына'') сөргенгә җибәрелә, сөргеннән берничә мәртәбә кача. Төрмә һәм сөргендә барлыгы 12 еллап утыра. РСДРПның [[1912 ел]]ның [[гыйнвар]]ында узган VII ([[Праһа]]) конференциясеннән соң, РСДРП Үзәк комитетына (ҮК) сайлана, ҮКның Рус бюросына кертелә. «[[Правда]]» газетасы редакциясендә әгъза була.
[[Беренче бөтендөнья сугышы]] елларында фирка кадрларын урнаштыру, фирка матбугатын булдыру, җирле оешмалар эшен җанландыру белән шөгыльләнә. [[1917 ел]]ның [[апрель|апрелендә]] [[Владимир Ленин|В. И. Ульянов-Ленин]] белән шәхси таныша. Ленин Разливта булган вакытта, [[РСДРП]]ның VI корылтаен чакыру буенча оештыру бюросын җитәкли. Корылтайда ҮКның оештыру хисабы белән чыгыш ясый. [[1917 ел]]ның [[октябрь|октябрендә]] РСДРП ҮКның [[Октябрь революциясе|кораллы ихтилал]] ясау турында карар кабул иткән утырышына җитәкчелек итә. [[Октябрь революциясе|Ихтилал]] белән җитәкчелек итү буенча фирка үзәгенә керә.