«Алаш» фиркасе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к ́ using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up
Юл номеры - 21:
[[1905 ел]]да [[Уральск]]ида конституцион-демократик фирканең (''[[кадетлар]]'') әгъзалары төркеме буларак оеша. [[ел|1913]]-[[1918 ел]]ларда [[Ырынбур]]да «Қазақ» ({{lang-tt|Казакъ}}) исемле газета нәшрият итә. [[1917 ел]]ның [[21 июль|21]]-[[26 июль|26 июлендә]] (''[[3 август|3]]-[[8 август]]та'') [[Ырынбур]]да узган I Корылтаенда фирка оешып бетә. Берничә төбәк төркемен берләштерә: үзәк (''[[Көнчыгыш]]''), [[көньяк]] (''[[Төркистан]]'') һ. б. Фирка әгъзалары — [[Әлихан Бүкәйханов]], [[Миръякуп Дулатов]], [[Мөхәммәтҗан Танышбаев]], [[Мостафа Шокай|Мостафа Чукай]], [[Ильяс Җансүгиров]], [[Магҗан Җомабаев]], [[Алтмышбай Калмәнов]], [[Хәлил Дусмөхәммәтов]], [[Мокыш Буштаев]] һ. б. «Алаш» атамасы казакъларның ораны, ал + ас (''[[ал төс|ал]], [[кызыл төс|кызыл]] кеше, гайрәтле кеше'') кушма сүзеннән алынган<ref>''Мынбаев Н. Ж.'' [https://articlekz.com/article/4592 Об этимологии и семантике этнонима Алаш.] Вестник КарГУ, [[Караганда]], 2009.</ref>
 
[[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң фирка [[РСФСР|Шуралар хакимиятенә]] каршы чыга, [[большевиклар]]га каршы корал тотып көрәшәчәге турында белдерә. [[1917 ел]]ның [[5 декабрь|5]]-[[13 декабрь|13 декабрендә]] (''[[18 декабрь|18]]-[[26 декабрь|26 декабрендә]]'') узган II Корылтаенда фирканең программасы кабул ителә. Программага салынган төп фикер — киң мохтарият шартларында [[казакълар|казакъ җәмгыятенең]] буржуазия строена эволюцион күчеше. Фирка шулай ук [[Русия]]нең федератив президент (''парламент'') җөмһүриятенә үзгәрүен таләп итә. Корылтайда [[казакълар]]ның [[Алаш-Урда]] исемендә милли-территориаль мохтарияте оешу (''[[башкала]]сы –[[Симәй]], [[1920 ел]]га кадәр яши'') һәм автономиянең үз кораллы көчләрен (''милиция'') булдыру<ref>[http://www.abai.kz/post/6300 Алаш-Урда гаскәренең ораны: Яшәсен Ватанның гадел уллары!] «Абай-ақпарат» интернет-порталы</ref> турында игълан ителә. [[Русия]]дә [[1917 ел|1917]]-[[1922 ел]]ларда барган [[Русия ватандашлар сугышы|Ватандашлар сугышы]] елларында фирка гаскәре [[Александр Колчак]], [[Александр Дутов]] гаскәрләре ягында була. [[1919 ел]]ның азагында, [[Кызыл гаскәр]]нең [[казакълар]] җиренә басып керүе шартларында, фирка [[большевиклар]] белән сөйләшүләр башларга һәм Алаш-Урданың таралуы турындагы килешүне имзаларга мәҗбүр була. [[Кыргыз]] (''[[казакъ]]'') инкыйлаби комитетының [[1920 ел]]ның [[9 март]]ындагы карары белән «Алаш» фиркасе (''фирка әгъзаларын ярлыкау шартларында'') таратыла. [[Амнистия]] игълан ителгән булуга карамастан, [[1930 ел]]ларда фирка әгъзалары [[Сталин репрессияләре|сәяси эзәрлекләүгә]] дучар була, «''Шуралар хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу''»да гаепләнеп, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән күбесе атып үтерелә<ref>[https://www.sakharov-center.ru/asfcd/martirolog/?t=page&id=4153 Сахаровский центр. Москва]</ref>.
 
== Галерея ==