Мәгариф (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к Робот: Төркем:Татар журналлары-ны Төркем:Татарча журналлар-ка үзгәртте
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 28:
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул - укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
 
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, РоссиянеңРусиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
 
== Тарих ==
Юл номеры - 47:
XXI гасыр бөтен тормышыбызны, яшәешебезне тамыр¬дан үзгәртеп җибәрде. Әлбәттә, мәгариф системасы да бу үзгәреш-яңарыштан читтә калмады. Чөнки укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырмый торып җәмгыятьнең үсешенә, алга китешенә исәп тотып булмый. Икътисад, сәнәгать өлкәсендә вакытлыча нинди генә уңышларга ирешелсә дә, мәдәният, мәгариф тармакларында үсеш-яңарыш булмаса, ул казанышлар тотрыклы була алмый, ил үзенең конкурентлык сәләтен югалта, милли үзаң үсеше туктала. Чөнки нәкъ менә мәдәният, мәгариф һәм мәгърифәт дәүләтнең нигез ташы, милләтнең йөзек кашы булып торалар да инде.
 
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны РоссияРусия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны БөтенроссияБөтенрусия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
 
Журнал ничек кенә аталса да, аның юнәлеше, мәсләге үзгәрми. Ул, чорыбыз белән бергә, сикәлтәле юллар үтте, әмма үз кыйбласына тугрылыклы булып калды. «Мәгариф» бүген дә халкыбызның тәрбия һәм сүз сәнгатенә, ана телебезгә, яшәү рәвешебезгә тугрылыклы булып кала, укытучыларга, тәрбиячеләргә мөмкин булганча педагогик-методик ярдәм күрсәтергә омтыла, алдынгы тәҗрибә мөнбәре булып тора, укыту-тәрбия эшендәге яңалык-үзгәрешләрне, фән казанышларын үз вакытында яктыртып барырга тырыша. Журнал бүген дә яшь буынны заман таләпләренә җавап бирерлек белемле һәм тәрбияле итүдә әйдәп баручы көч булып тора, алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерүдә һәм киң җәелдерүдә, мәгариф сәясәтен формалаштыруда, белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Мәгарифне яңартып кору кысаларында «Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру, мәгарифне мәгълүматлаштыру, яңа технологияләрне киң пропагандалау, Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру, яшь буынны хезмәткә әзерләү, укытучыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә ярдәм итү, «Мәгариф турында»гы Законның эчтәлеген тәфсилләп аңлату һәм укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлтелгән башка бик күп чаралар һәрдаим журналның игътибар үзәгендә торалар. Шуңа күрә дә аны татар мәктәпләре, балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен генә түгел, мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен иң кирәкле ярдәмлек, якын дус һәм киңәшче дип әйтергә тулы нигез бар.
Юл номеры - 76:
 
== Бүләкләре ==
* [[2015 ел]]да "Мәгариф" журналы республика журналистларының "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Татарстан Республикасының корпоратив, махсуслашкан массакүләм матбугат чаралары" номинациясендә җиңү яулады. "[[Татмедиа]]" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Легендар брендлар" бәйгесенең икенче турына үтте.<br/>
* [[2015]] Татар матбугатының 100 еллыгына багышлап, «[[Татмедиа]]» ААҖ үткәргән «[[Татмедиа]]ның легендар брендлары» бәйгесендә «'''''Легендар журнал'''''» номинациясендә җиңүче дип табыла<ref>[http://intertat.ru/tt/mohim-temalar-tt/item/49726-f%D3%99rit-sha%D2%BBi%D3%99hm%D3%99tov-mirasyibyiz-legendar-brendlarda-chagyila-foto.html Татмедианың легендар брендлары бәйгесе җиңүчеләре]</ref>. «'''''Легендар газета'''''» — «[[Арча хәбәрләре]]».