Җитен: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up using AWB |
|||
Юл номеры - 19:
''' Җите́н''' ({{lang-la|Línum}}), [[җитенчәләр]] гаиләлегеннән бер яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы. Якынча 230 төре билгеле, иң киң таралганы игүле җитен – Евразия астөре, 4 төрдәге төркемне үз эченә ала: озын җитен яисә сүс җитене; май җитен яки көдрәш, урта җитен һәм шуышма җитен.
[[Сүс]] һәм [[майлар|май]] үсемлеге буларак үстерелә. Килеп чыгышы – [[Һиндстан]] һәм [[Кытай]]ның, [[Урта диңгез]] һәм [[Кавказ]] аръягының таулы районнары. [[Гөрҗистан]] территориясендә (Колхида), [[Мисыр]]да – безнең эрага к.адәр берничә мең ел элек, Европада – безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллыкта культуралы үсемлек буларак игелә башлый. [[Русия]]дә 10-13 йөзләрдә барлык җирләрдә таралган була. 15 авыл хуҗалыгы культуралары арасында җитен Идел буе Болгар дәүләтендә игелә. 1960 елларга кадәр
Җитеннең сүсе бик озын [[күзәнәк]]ләрдән (сабакның кабык өлешендә бәйләм булып җыелган гади сүсләрдән) тора, аның озынлыгы сабакның ботакланмаган өлешенең озынлыгына бәйле. Җитен сүсеннән төрле максатлар өчен тукымалар эшләнә. Озын җитен 80-100 см лы һәм аннан да биегрәк, озын шома сабаклы, аз сандагы орлык җимешле (тартмачыклы), нигездә, сүс алу өчен үстерелә, уртача 25% сүс һәм 10% ка кадәр майдан тора (майлылыгы - 37% ка кадәр). Көдрәш җитен - май культурасы, 30-35 см биеклектәге кыска сабаклы, сабак төбендә нык ботакланган, күп санда тартмачыклары бар (200 данәгә кадәр); 52% ка кадәр майдан торган орлыклары югары уңыш бирә, бу май азык-төлек һәм [[медицина]] сәнәгатендә, буяу, лак, олиф эшләгәндә, кыска сүсләре капчык, брезент, шпагат ясаганда кулланыла. Урта җитен үзенең сыйфатлары буенча озын җитен белән көдрәш җитен арасында урталыкны алып тора.
|