Җидегәнчелек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''«Җидегәнчелек»''' — 1930 елда бер төркем татар әдәбиятчыларына карата контрреволюцион, милләтчел берләшмә төзүдә гаепләүгә нигезләнгән сәяси эш.
 
Яла ягу, талантлы язучыларны пычрату эшен журналист [[Мөхәммәт Парсин|М. Парсин]] башлап җибәрә: “Җидегән” — 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм [[Зыя Камали]]ның кияве Сәйфи Кудаш керәләр...”.<ref>[[Тәлгать Галиуллин]]. Тарих сабаклары... // Казан утлары. 2008. №5.</ref>
 
1930 елның 13 августында [[Төхфәт Ченәкәй|Т.Ченәкәй]]нең [[Башкортстан (гәзит)|«Башкортстан»]] гәзитендә «Җидегән» турында объектив булмаган, «үзтәнкыйть» мәкаләсе чыга. Бу мәкалә авторга дивиденд бирмәсә дә, анда исемнәре аталган татар язучылары [[ОГПУ]] оператив күзәтүенә эләгәләр.