Габдрахман Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
Студиядә укулар тәмамлангач, тугыз яшь җырчы Уфага кайтып, [[Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры]]на нигез салу эшенә тотына. Театр 1938 елның 14 декабрендә итальян композиторы Паизиеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” спектакле белән ачыла. Габдрахман Хәбибуллин анда өстенә фрак, башына ак пудра сибелгән парик кигән азгын судья Кнолле образында тәүге тапкыр Уфа сәхнәсенә чыга. Арытаба [[Мәсәлим Вәлиев]]ның “Сакмар”ындагы урта хәлле крестьян Серлебай партиясе дә тамашачыларга ошый. Менә шулай ул опера классикасы һәм милли опера дөньясына кереп чума. Шушы ике иҗади чыганак Хәбибуллинның арытабангы артистлык үсешен билгели дә инде.
 
Артистның осталыгы спектакльдән-спектакльгә үсә. Театрның беренче уңыштан рухланган яшь коллективы опера классикасының иң яхшы әсәрләре өстендә эшли башлый. “Су анасы”, “Риголетто”, “Евгений Онегин”, “Кармен”“[[Кармен]]” — болар кичәге консерватория студентының тәүге иҗат җимешләре.
 
Г. Хәбибуллин башкорт операларындагы барлык бас партияләрен беренче башкаручы була. [[Заһир Исмәгыйлев]]ның “Салават“[[Салават Юлаев”ындагыЮлаев (опера)|Салават Юлаев]]”ындагы Юлай Азналин артистның иң уңышлы рольләренең берсе. Композитор аны Хәбибуллинның тавышын исәпкә алып язган.
 
1955 елда Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы зур уңыш белән үтә. Башкала тамашачысы Хәбибуллинны да җылы кабул итә. “Советская культура” гәзитенең 31 май санында басылып чыккан “Халык герое турында опера” дигән мәкаләдә аның турында болай язалар: “Салаватның әтисе Юлай образын башкорт опера сәхнәсенең күренекле остасы Г. Хәбибуллин иҗат иткән. Спектакльдә халык арасыннан чыккан кешенең патша Екатерина IIнең гаделлегенә ышанудан алып Пугачев восстаниесендә актив катнашуга кадәр үткән юлы ышандырырлык бирелгән”.
Юл номеры - 46:
Габдрахман Хәбибуллинның персонажлары бер-берсеннән аерылып тора. Җырчы төрле сыйфатларга керү сәләтенә ия. Заһир Исмәгыйлевның “Кодача” музыкаль комедиясендә Мөхәммәтша мулланы ул үзенчәлекле юмор белән башкара. Артист үзе тудырган образларның тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә.
 
Балкып торган артистлык таланты җырчыга төрле пландагы образлар тудырырга нык ярдәм итә ([[Шайморатов генерал]]). Аңа драматик, хәтта трагик (операларда), шулай ук комик персонажларны сокландыргыч уйнау бәхете тия. Опера партияләрендә драматизм белән тетрәндерә. Артист үзе башкарган рольләрнең (партияләрнең) милли үзенчәлекләрен тирәнтен тоя. Оперетталарда һәм комедияләрдә дә артист гаять зур канәгатьләнү белән уйный һәм җырлый.
 
“Кенәз Игорь”, “Аршин мал Алан”, “Сакмар” һәм башка бик күп спектакльләрдә бер-берсенә охшамаган, онытылмаслык образлар тудыра. Кончак хан партиясендә (“Кенәз“[[Кенәз Игорь”Игорь]]”) Габдрахман Хәбибуллинның вокаль-драматик сәләте тагын да ачыграк чагыла. Иркен һәм матур тавыш, сәхнәдә үзен табигый тоту, килешле грим һәм кием аңа Кончак образын тулы ачарга мөмкинлек бирә. Яшь офицер Цунига (“Кармен”) образын да Хәбибуллинның иң яхшы иҗат эше дип карарга мөмкин.
Аязгол партиясе (З. Исмәгыйлев, “Шәүрә”) җырчының соңгы эшләренең берсе. Артист намуслы һәм изге күңелле карт көтүчене халыкның зур рухи сыйфатларга ия булган акыллы вәкиле итеп күрсәтә.
 
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында 32 ел эшләү чорында Хәбибуллин опера спектакльләрендә төрле характерлы кырыклап образ иҗат итә. Ул яхшы вокаль мәктәп үтә. Аның тавышы йомшак тембрлы, киң диапазонлы калын бас. Җырчы бик ачык дикцияле була, тамашачылар аны тәэсирле хәрәкәтле, менә дигән драматик сәләткә ия буларак хәтерли.
 
Җырчының концерт программасы да бай һәм күпьяклы була: опералардан арияләр, романслар, җырлар. Башкорт композиторлары җырларын аеруча күп җырлый. Ә алар, үз чиратында, вокаль әсәрләрен һәм бас партияләрен аның бай башкару мөмкинлекләренә исәп тотып язалар. Аның диапазонын, актерлык мөмкинлекләрен, темпераментын күздә тотканнар. Башкортстан радиосында данлы җырчының байтак язмалары сакланган. Заһир Исмәгыйлев, Таһир Кәримов, Рәфыйк Сәлмәнов җырлары... Халык җырлары да күп. Башкортның “Азамат”“[[Азамат]]”, “Ирәндек”“[[Ирәндек]]”, “Сыр“[[Сыр-Дәрья”Дәрья]]”, татарның “Рәйхан”, “Иске кара урман”, Сибелә чәчәк”, “Таң атканда” җырлары. Өлкән буын музыка сөючеләр Т. Кәримовның “Әйдә, җиңгә, биеп кал”, “Гөлчирәнең сөйгәне”, З. Исмәгыйлевның “Грузин чәе”, “Ләлә” җырларын ничек башкарганын хәтерли. Р. Сәлмәнов үзенең “Чаган”, “Картлар җыры”н махсус рәвештә Хәбибуллинга тәгаенләп язган.
 
Мәшһүр җырчыга 1942 елда — “БАССРның атказанган артисты”, 1947 елда — “БАССРның халык артисты”, 1949 елда — “РСФСРның атказанган артисты”, 1955 елда “РСФСРның халык артисты” дигән югары исемнәр бирелә. Хөкүмәт аны Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкли.