«Әбрар Кәримуллин» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
Әбрар Кәримуллин [[1970 ел]]да XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Монография [[1974 ел]]да аерым китап булып басылып чыга (Татарская книга начала XX века. — Казан,1974.), бик күп белгечләр тарафыннан (бигрәк тә чит ил галимнәре тарафыннан) югары бәя ала. Әмма диссертация буларак галим аны бары тик [[1978 ел]]да гына яклый ала. Бу диссертация дә институт планына керми, эштән буш вакытта языла. Институт планы буенча галим библиографик күрсәткечләр төзү эшен дәвам итә. Шундыйлардан татар фольклоры һәм фольклористикасының 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик тасвирламаны күрсәтергә була. (Татар фольклоры: Аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече: (1612-1981). — Казан, 1993).
 
Докторлык диссертациясен яклаганнан соң, [[1983 ел]]да аның "Реформалардан соңгы РоссиядәРусиядә татар китабы" дип исемләнгән яңа монографиясе (Татарская книга пореформеной России. — Казань: Татар.кн.изд-во, 1983. — 320с.) басылып чыга. Шулай итеп, автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан соң язылган хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда басылып чыга. (Становление и развитие татарской советской книги: 1917-1932 гг. Очерки о ведомственных и кооперативных издательствах Татарской АССР).
Шул ук вакытта ул тарих, әдәбият, мәдәният, археография, топономика, библиография буенча тикшеренүләрен дәвам итә. Татар, башкорт, үзбәк, казакъ, кыргыз халыкларының китап бастыру эше һәм бу өлкәдәге үзара элемтәләре хакында хезмәтләр яза.
 
1 234 896

правок