Голштин токымы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →top: clean up |
|||
Юл номеры - 3:
[[Файл:Cow female black white.jpg|250px|thumb|left|Голштин токымлы сыер]]
Нәсел сыерларының тереләтә авырлыгы 700 кг, нәсел үгезләре 1000-1200 кг га җитә. 85-97% сыерларның җилеме ванна һәм чынаяк рәвешле, сөт бирү тизлеге 1,92-2,37 кг/мин. АКШта уртача савым - 7865 кг (3,7 % майлылыкта), Израильдә - 8366 кг (3,1%),
ТР хуҗалыкларында голштин токымлы мөгезле эре терлек 1986 елдан үрчетелә. Германиядән 210, соңрак Венгриядән 5400 баш терлек кертелә. 2005 елның 1 гыйнварына бу токым терлекләр саны 6,8 мең (барлык мөгезле эре терлекнең 1,7%ы) исәпләнә. Холмогор һәм кара-чуар токымнарны яхшыртуда файдаланыла. ТРда уртача 3,62% майлылыклы 4664 кг сөт бирә. Төп нәселле терлек үрчетүчеләр: «Казан ветеринария медицинасы академиясенең укыту хуҗалыгы» заводы (7043 кг сөт), «Бөреле» агрофирмасы (8429 кг), [[Мамадыш районы]]ның «Мамадыш» нәсел заводы (6005 кг), [[Чүпрәле районы]]ның «Чынлы» (6172 кг), [[Тукай районы]]ның «Кама» (6009 кг) хуҗалыклары (2005).
|