RSS: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
KhayR (бәхәс | кертем)
Новая страница: «RSS – ул Really Simple Syndication кыскартмасы. Бу технология мәгълүматны уңайлы итеп үз санагыңа даим...»
 
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[File:Feed-icon.svg|128px|thumb|right|RSS логотибы.]]
RSS – ул Really Simple Syndication кыскартмасы. Бу технология мәгълүматны уңайлы итеп үз санагыңа даими алып торырга мөмкинлек бирә. Махсус програмны көйләп куйсаң, яраткан сайтта яңа мәгълүмат пәйда булмады микән дип аны вакыт-вакыт тикшереп торасы булмаячак. Яңа мәгълүмат сайтта чыгу белән шундук сезнең санакка да киләчәк.
 
== Программалар ==
 
Башлап, RSS агымын укый ала торган махсус программа кирәк. Ул я мөстәкыйль программа, я Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек [[гизгеч|гизгечләрнең]] (browser) бер өлеше була ала.
 
=== Мөстәкыйль программалар ===
 
Андый програмнарны Google кебек эзләү хезмәтләрендә җиңел табып була. Кайберләре бушка таратыла. Шундый программаны санакка урнаштырганнан соң, берәр кызыксындырган агымын табып, аңа языласы гына кала.
=== Гизү системалары ===
Mozilla Firefox, Internet Explorer, Opera кебек гизү системнарында RSS агымнары белән идарә итү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Opera белән эш иткәндә махсус тамгага төртү җитә. Система сезгә сорау бирәчәк. “Әйе” дип җавап биргән очракта, RSS агымы системага тоташтырылачак һәм хәбәрләр сезгә даими килеп торачак.
 
[[Törkem:Санак]]