Салих Баттал: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем) →Биография: Typo fixing using AWB |
|||
Юл номеры - 25:
== Биография ==
[[Шагыйрь]], [[прозаик]] һәм [[драматург]] Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) [[1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеев]] районы) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган
1924—[[1926]] елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. [[Шигырь]]ләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек [[матбугат]]ында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге [[Вербилка]] [[фарфор]] фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында [[мәгариф]]-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. [[1928]] елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә [[әсәр]]ен —
[[Рәсем:Салих Баттал очучы.jpg|left|Салих Баттал — очучы]]
[[1927]] елда Салих Баттал [[комсомол]] путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе [[хәрби һава көчләре]]нең [[Ленинград]]тагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын [[Оренбург]] очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык [[Брянск]] һәм [[Казан]] шәһәрләрендә [[очучы]] булып эшли. Бу чорда [[язучы]]ның әдәби иҗаты да активлаша. [[1929]] елда [[СССР]] халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең
[[1933]] [[ел]]ның [[яз]]ыннан башлап [[1934]] елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус [[конструкторлык бюросы]] янындагы сынау [[отряд]]ында хезмәт итә. [[1935]] елда исә, хәрби хезмәттән китеп, [[Бөек Ватан сугышы]] башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә [[шөгыль]]ләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, [[Кызыл Армия]], очучылар тормышына бәйле күп кенә шигырьләре, [[поэма]]лары (
Ватан сугышы чорында Салих Баттал [[Хәрби Һава Көчләре]]нең [[Тын Океан флоты]]нда хәрби очучы булып хезмәт итә ([[1941]]—[[1945]]), [[япон империалистлары]]на каршы сугышта катнаша, шәхси батырлыклары өчен [[сугыш медальләре]] белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм
=== Сугыштан соңгы иҗаты ===
Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында
Сугыштан соңгы чорда әдип [[драматургия]] һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган
Салих Баттал әдәби [[тәрҗемә]] эше белән дә шөгыльләнә. Ул [[Александр Пушкин]]ның күп кенә шигырьләрен һәм
1934 елда Салих Баттал [[Язучылар союзы]] әгъзасы булды. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]] белән бүләкләнде ([[1957]]).
|