Сәгыйть Рәмиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
→‎Биография: Typo fixing, Replaced: нче → нче (6), нчы → нчы (5), using AWB
Юл номеры - 25:
 
==Биография==
Сәгыйть Рәмиев [[1880]] нче елның 12 нче12нче февралендә [[Ырынбур]] төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть [[1890]] нчы елдан [[1902]] нче елга кадәр "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала.
 
Сәгыйть Рәмиев [[1906]] нчы ел башында [[Казан]]га килә. Анда "Таң йолдызы" гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә 19 нчы19нчы июннән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәзит ябыла, С.Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәзит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәзит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, "Бәянел-хак" гәзите редакциясендә эшли башлый.
[[1910]] нчы елда [[Әстерхан]]га китеп, андагы "Идел" гәзитендә сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.
 
Сәгыйть Рәмиев [[1914]] нче елда өйләнә. Гаиләле булып өч ай үткәч, "Идел" гәзитен ябалар һәм Сәгыйть Рәмиевне Әстерханнан сөрәләр. Ул аннан хатынының туган җире [[Уфа]]га китә. Монда рус телендә чыгучы "Авыл көнкүреше журналы"на эшкә урнаша - аны татарча тәрҗемәсен чыгара.
 
[[Гражданнар сугышы]] башлангач, [[Уфа]]дан [[Урал]] өязенең Ваһапов поселогына китәргә мәҗбүр була. Анда ревком сәркатибе итеп билгеләнә. Магнитка станциясендә мәгариф эшләренә җитәкчелек итә. Верхний Урал шәһәрендә партия комитетының мөселманнар секциясендә хезмәт итә, [[Чиләбе]]дә чыгучы "Кызыл Урал" гәзитендә дә эшләп ала ([[1921]]-[[1922]], андагы педагогия техникумында татар әдәбиятын укыта. Уфага кайткач ([[1922]] нче ел ахыры), Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият эшләре җитәкчесе була. Ләкин сәламәтлеге начарая башлый һәм ул [[1926]] нчы елның 17 нче17нче мартында үпкә авыруыннан үлә.
 
==Моны да карагыз==