Брауншвейг: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Айгөл (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Айгөл (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
 
1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда республика таралгач, Брауншвейг яңа ясалган Түбән Саксония җиренә керә.
 
Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге - Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. [[Аурупа берлеге|Ауропа берлегендә]] 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде.
 
== Сәгать кушагы ==
[[Файл:Time_zones_of_Europe.svg|40px|сулда]]
Халыкара стандарт буенча Брауншвейг Үзәк Аурупа вакыты (Central European Time, CET) сәгать кушагында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.
 
== Физик-географик сыйфатлама ==
'''<big>Географик урнашуы</big>'''
 
Брауншвейг [[Алмания|Германиянең]] төньяк өлешендә урнашкан. Шәһәр аша [[Окер]] елгасы ага. Көньягында бөя төзелгән, шулай итеп [[Окер]] шәһәрнең үзәген көнбатыш һәм көнчыгыш якларыннан урый (бу [[Урта гасырлар|Урта гасырларда]] шәһәрне яхшырак яклау өчен эшләнде) һәм шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә бер агымга берләшә. Әлеге бөя түбәнрәк урнашкан башка икесе белән бергә шәһәр эчендә елга суының дәрәҗәсен җайга сала. Шулай ук шәһәр аша [[Шунтер]] елагасына кушыла торган Вабе елгасы һәм аның Миттельриде кушылдыгы ага.
 
2006 нчы елга шәһәр мәйданы 192 км<sup>2</sup> тәшкил итә һәм 98 км озынлыктагы шәһәр чиге белән уратыла. Халык саны һәм мәйдан зурлыгы буенча Брауншвейг Түбән Саксониядә 2 нче, Алманиядә 27 нче шәһәр. Шәһәрнең төньяктан көньякка озынлыгы 19,1 км, көнчыгыштан көнбатышка — 15,7 км. Уртача биеклеге — 75 м. Шәһәр үзәге диңгез биеклегеннән якынча 70 метр биеклектә урнашкан; иң югары ноктасы — Гейтельдер Берг (111 м), иң түбән ноктасы — шәһәрнең төньяк-көнбатышында урнашкан Окерның иске үзәне (62 м).
 
Брауншвейг 19 шәһәр районнарына бүленгән.
 
Янындагы эре шәһәрләр: [[Вольфсбург]], 35 км төньяк-көнчыгышка таба, [[Hannover|Ганновер]], 65 км көнбатышка таба, [[Magdeburg|Магдебург]], 90 км көнчыгышка таба һәм [[Гөттинген|Геттинген]], 110 км көньяк-көнбатышка таба.
 
== Тарих ==
<br />
== Халык<ref>[https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/LaenderRegionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/Aktuell/Zensus_Gemeinden.xls;jsessionid=7431B60C4D32F6C5BC2073B08647FDDE.cae4?__blob=publicationFile Gemeinden in Deutschland nach Bevölker...]</ref>==
2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә.
{|class='standard' style='text-align: center;' width=68%
| align=*center* style=*background:#f0f0f0;*|'''[[1939]]'''