Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

10 байт добавлено ,  11 месяцев назад
к
clean up using AWB
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин (1845/46-1900) гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
 
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «[[Күл буе мәдрәсәсе|Күл буе]]» яки «[[Галләмия мәдрәсәсе|Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге [[дәреслек]] [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
 
Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим [[Җамал Вәлиди|Җ. Вәлиди]] аның «Төрки сарыф» ([[морфология]]), «Төрки нәхүе» ([[синтаксис]]), «Шифаһия» («[[Гарәп теле]]н өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:
<blockquote>Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды</blockquote> дип әйтә.
Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте Исламия]]» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемәтәрҗемә ителеп, [[Мисыр]] мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.
=== Наширлек ===
[[1893 ел]]да Максуди [[Төркия]]гә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. Татар телендә газета чыгарырга теләгән Һади анда [[газета]] чыгару серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы [[Ж. Мидхәт|Җ. Мидхәт]] белән таныша, [[«Икьдам» газетасы]] мөхәрире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, [[Исмәгыйль Гаспринский]] чакыруы буенча, [[Кырым]]да [[Бакчасарай]]да туктала, андагы [[Зынҗырлы мәдрәсәсе]]ндә укыта, [[«Тәржеман» газетасы|«Тәрҗеман» газетасы]]нда эшли.
 
[[1896 ел]]ны Һ. Максуди Казанга кайта һәм [[Казан укытучылар мәктәбе]]ндә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. [[1897 ел]]да «Бертуган Юнысовлар» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр[[дәреслек]]ләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
 
[[1892 ел]]дан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Максуди [[1905 ел]]га кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге газеталар һәм «Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап [[Матбугат эшләре буенча Баш идарә]]гә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ләкин [[Беренче Рәсәй инкыйлабы|1905 елгы инкыйлаб]] моңа мөмкинлек тудыра, һәм [[1906 ел]]ның [[15 гыйнвар]]ында өченче татар гәзите<ref>Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән [[«Нур» газетасы|«Нур»]] һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «[[Казан мөхбире]]»ннән кала</ref> [[«Йолдыз» газетасы]]ның беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора—бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5-6-8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм җиңел укыла торган телдә басыла.
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла [[Мөхәммәдсадыйк Иманколый|С. Иманколый]] белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
=== Инкыйлабтан соң ===
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң 5-6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап [[дәреслек]] язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәҗрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең — төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»<ref>Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит</ref> Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. [[1927 ел]]да хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә [[пенсия]] билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус»ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
 
[[Октябрь инкыйлабын]]нан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[Садри Максуди|С.Максуди]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фуат Туктаров|Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. [[«Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше|4232 нче номерлы әлеге эшне]] оештыручылар—[[НКВД]] органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
1 211 106

правок