Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 4:
БДУның 145 кафедрасы арасында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы аерым урын алып тора. Ул үз эшен 1950 елда, [[К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты]] чорында башлый. БДУның татар филологиясе һәм әдәбияты кафедрасы буларак [[1958 ел]]дан бирле эшли.<ref>[http://www.bashedu.ru/kafedra-tatarskoi-filologii-i-kultury Кафедра татарской филологии и культуры]/ Филологический факультет/ Башкирский Государственный Университет</ref>
 
Төрле елларда кафедра белән татар дөньясында танылган галимнәр җитәкчелек итә.
 
Кафедраның башлангыч тарихы Тимирязев исемендәге педагогия институты белән бәйләнгән. Ул чорда татар-башкорт кафедрасы бинасы бүгенге Коммунистик урамында урнашкан була. Кафедраның җитәкчесе итеп күренекле телче, синтаксис буенча фәнни хезмәтләр авторы Әмир Хәбиб улы Фатыйхов тәгаенләнә. 1958 елда татар бүлеге аерылып чыккач, ректорат кафедраның фәнни куәтен көчәйтү һәм тиешле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан Татарстаннан профессор [[Габделхәй Әхәтов|Габделхай Хөррәм улы Әхәтовны]] чакырып ала. Уфага күчеп кафедра мөдире булып эшли башлагач, ул эшкә үзенең фикердәшләрен, чордашларын чакыра. [[Суфиян Поварисов]], Бәйнә Сәлимгәрәева, Зинфира Заһидуллина, [[Риф Мөхәммәтҗанов]] – болар БДУның татар кафедрасында укыту белән бергә гыйльми эшчәнлекләрен башлаган төп кешеләр.
Юл номеры - 12:
Моннан дистә еллар элек кафедра белән [[Үзбәк Гыймадиев]] җитәкчелек итә. Үзбәк ага гомеренең соңгы көненә кадәр эш диеп янып-көеп яшәүче сәләтле әдәбиятчы, зур галим булып хәтерләргә сеңеп калды. Ул чорда аның тырышлыгы белән кафедра каршында Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар фольклоры фонды булдырылды.
 
1986 елда Үзбәк аганы [[Радик Сибәгатов|Радик Гали улы Сибәгатов]] алыштырды. Радик Галиевичның БДУдагы хезмәт юлы 1970 елда башлана. Университетта эшләгән дәвердә татар теле синтаксисы буенча 7 [[дәреслек]] һәм монография яза. Ул бихисап укыту-методик басмалар авторы. Башкортстан һәм [[Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе|Татарстанның]] атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Күп еллар дәвамында БДУның галимнәр советы әгъзасы булып торды.
 
1960-нчы елларда кафедрага Мәскәү дәүләт университетында гыйльми белем алган Зинфира Заһидуллина килә. Ул академик А.Н.Кононов, Н.К.Дмитриев, Э.В.Севортян кебек асыл галимнәрнең шәкерте. БДУда ул студентларга иске татар язмасы нигезләрен өйрәтте. Шушы ук чорларда кафедрага (бүгенге көндә [[Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты]] профессоры) [[Фәрит Хатыйпов|Ф.М. Хатыйпов]], күренекле язучы [[Вазыйх Исхаков|Вәзыйх Исхаков]], соңрак [[Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты|Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты]] хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты [[Камил Дәүләтшин|К.С. Дәүләтшин]], Казан дәүләт университетын тәмамлаган [[Сәгыйдулла Хафизов|С.Х. Хафизов]] эшкә чакырыла.
 
Бүгенге көндә исә аны филология фәннәре докторы, профессор Алмас Галимҗан улы Шәйхулов җитәкли. [[Алмас Шәйхуллов]] татар филологиясе кафедрасын тәмамлагач, белем алуын алга дәвам итә. 1972-75 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме аспирантурасында белем ала. 1978 елда – кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертацияләрен яклый. Уфа, Тубыл, Казахстанда докторлык һәм кандидатлык яклау буенча гыйльми советларда әгъза булып тора.
 
Кафедраның студентлары Л.Р. Сәгыйдуллина, М.С. Шәрипов, Р.Р. Идрисов кандидатлык диссертацияләрен яклап, бүгенге көндә күренекле галимнәр булып танылдылар. Рамил Миңнеәхмәтов кафедрага 1994 елда килде. 2000нче елда ул тел буенча кандидатлык диссертациясен яклады. 2006-2009 елларда кафедра мөдире вазыйфасын башкарды. 5-9 сыйныфлар өчен [[дәреслек]] авторларының берсе.
Кафедра 60 еллык тарихында 2500гә якын татар теле һәм әдәбияты белгечләрен, шулай ук журналистлар, мөхәррирләр, радио-телевидение хезмәткәрләрен әзерләп чыгарды.