Пасленчалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 30:
}}
'''Пасленчалар''' ({{lang-lat|Solanaceae}}) - ''Scrophulariales'' рәтенә кергән үсемлекләр гаиләлеге. Пасленчалар гаиләлегенә тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә, күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Америкада киң таралган 90 ыруг һәм 2500 ләп төр керә.
Пасленчалар — үләнчел үсемлекләр, ярымкуак һәм куаклар, ә тропикта хәтта тәбәнәк агачлар да очрый. Пасленчаларның яфраклары гади, тоташ яки бүлгәләнгән, төпчек яфраксыз, гадәттә чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, цимоз чәчәк төркемнәрендә (гадәттә бөтеркәдә), актиноморф яки җиңелчә генә зигоморф. Кәсә гадәттә 5 аерчалы яки 5 бүлемле, ул җимеш барлыкка килгәндә зурая. Таҗ тәгәрмәч формасыннан алып көпшәсы-манга кадәр, 5 аерчалы. Серкәчләр гадәттә 5, нектар дискы яхшы үсеш алган. Гинецей 2 җимшән яфрагыннан тора, баганачык авызчыгы гадәттә 2 аерчалы. Өске җимшән, 2 оялы яки ялган 3—5 оялы. Җимеше — җиләк яки тартмачык.<ref>Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен [[дәреслек]] бит349</ref>
 
Пасленчаларның халык хуҗалыгында әһәмияте зур. Кеше тормышында төп урынны, әлбәттә, гаиләлекнә иң ишле [[паслен ыругы]] (''Solanum'') алып тора.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* [http://www.tatknigafund.ru/books/1760 Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен [[дәреслек]]. Автор: Мәүлүдова Л.Г. Нәшрият: Мәгариф, 2002 ел. 448 бит]